Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер дә истән чыкмыйсың...» – җырчы Нурисламга 65 яшь тулган булыр иде

news_top_970_100
«Бер дә истән чыкмыйсың...» – җырчы Нурисламга 65 яшь тулган булыр иде
социаль челтәрләр

Вафатына шактый вакыт үтсә дә, җырчы Нурисламның социаль челтәрдәге сәхифәсе яши бирә. Исән булса, бу көннәрдә җырчыга 65 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан якыннары аның социаль челтәрдәге сәхифәсенә  сәхнәдәге чыгышын куйганнар. Ул анда иң популяр җырларының берсе – «Һәр көнне керәсең төшемә» җырын җырлый.

Виртуаль дуслары да мәрхүм җырчыны юксынулары турында комментарийлар язалар.

«Урының җәннәттә булсын, Нурислам. Бер дә истән чыкмыйсың. Сәдакалар биреп торам. Бу җырың телефоным шалтыраганда тора»;

«Иртә китте шул, яшисе дә яшисе иде әле. Рухы шат булсын»;

«Тавышы искиткеч иде. Яратып тыңлый идем. Тыныч йокла, Нурислам», – дип язалар. 

Комментарийларда Нурисламга багышлап бихисап күп видеолар ясап, Интернетка куеп баручы Гөлнара исемле ханымга да аерым рәхмәт сүзләре җиткергәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100