news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер дә атмый торган кыяр маринадлау рецепты

news_top

Аш-су остасы Тәския Вәгыйзова бер дә атмый торган, кетердек, нык тәмле, эче куыш булмый торган итеп кыяр маринадлау серләре белән бүлеште.

Эш барышы:

Кыярны банкаларга төрле тәмләткеч белән тутыргач, өстенә нык кайнар су салырга. Капкач белән каплап, (боргычлап түгел) өстенә юрган ябып суытарга.

Аннары рассол әзерләргә:

өемләми генә 2 аш кашыгы тоз, 2 литр су, 4 аш кашыгы шикәр комы, 150 мл уксус 9% (яки эссенция 3 аш кашыгы) салып кайнатасы.

Беренче салынган кайнар су суынгач, аны түгәргә. Кыярга рассол салып, капкачларны боргычлап, одеал астына тыгарга. Тәмләткеч жәлләмәгез, стериль банка, капкач белән эшлим, ди Тәския Вәгыйзова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар