Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер чиләк бәрәңге

Күп катлы йорт каршындагы паркта эскәмиядә бер карт утыра, кыяфәтенә караганда – сукбай. Чәчләренең берничә ай кайчы да, тарак та күргәне юк ахры, йөзен сакал-мыек баскан, иске таушалган пиджагы беренче салкыннардан сакламый иде. Карт биек йортка күтәрелеп карады, иң ахыргы катларда аның элекке фатирының тәрәзәләре дә бар шул...

news_top_970_100

Менә аларда хәзер дә ут балкый. Ләкин фатир гына хәзер аныкы түгел. Карт авыр сулады, авырлык белән торып басты, таушалып беткән брезент букчасын иңсәсенә асты, артына борылды, хәзер инде чит булган тәрәзәләргә соңгы мәртәбә күз салды. Соңыннан үз юлы буйлап китте. Барасы юлы ерак түгел аның – монда гына, күрше урамда бер ташландык гаражда җан асрап ята Нурулла карт. Аларны да озакламый сүтәргә җыеналар дигән сүз чыккан иде. ләкин әлегә ул-бу юк. Карт булдыра алганча, торагына кот кертергә тырышты, чүплектән юрган, мендәр табып алып кайтты… Кемдер гаражлар янында әле ярыйсы гына хәлдә булган диванын, тумбочкасын калдырып киткән иде – болар барысы да шул гаражга кереп урнашты.

Гаражлар янында бик караңгы иде, карт гаражын бикләгән тимерчыбыкны капшап табар өчен шырпы яндырды. Эчтән салмак кына чыелдаган тавыш ишетелде.

«Нәрсә, Акбай, сагындыңмы? – дип елмайды Нурулла карт, - әз генә сабыр ит инде, ишекне ачыйм, чабуларсың соңыннан. Менә сиңа сөт алдым, ашап алырсың...» – диде карт.

Бер минуттан шыгырдап ишек ачылды һәм караңгылыктан бәләкәй генә ап-ак эт йөгереп чыкты. Ул шундый ак иде, хәтта айсыз төндә дә бер авырлыксыз күзгә ташланып тора.

Эт хуҗасын күрүгә шатланып чинап алды, йомышын йомышларга дип багана төбенә китте. Хуҗасы Акбаеның хаҗәтләрен үтәп бетергәнен сабыр гына көтеп торды. Соңыннан алар гараж янында нәни генә учакта, корымланып беткән чәйнектә чәй кайнатты. Учак ялкынына карап, һәрберсен үз уена чумды...

Акбайның нәрсә турында уйлаганы билгесез, бәлки үзенә нинди бәхет елмаюы турында уйлагандыр маэмай! Аны, бер яшьлек көчекне, хуҗасы машина тәрәзәсеннән ташлап калдырган иде. Сәбәбе бик гади – эт хуҗасын туйдырган!..

Шул вакытта юлдан Нурулла карт узып бармаган булса, нәни Акбай юл читендә интегеп үләр иде, мөгаен. Аны Нурулла бабай табып алды, яраларын дәвалады, хәтта сөяге каймаккан аягын да шина белән шулкадәр дөрес итеп бәйләгән иде, сөяге бернинди хилафлыксыз ялганды. Бары тик озак йөгерсә генә, бераз аксый башлый.

Әйе, яңа хуҗасыннан уңды Акбай. Менә өч ай бергә яшиләр инде. Ә Нурулла карт, этнең маңгаен сыйпый-сыйпый, башка торак эзләргә кирәген уйлый иде. Озакламый калайдан гына ясалган әлле-мәлле бу гараж гына аны салкыннан, җилдән саклый алмаячак. Әле тиздән мондагы гаражларны җимереп җир белән тигезләячәкләр дип тә куркыталар. Җир асты стоянкасы ясамакчылар ахры...

Әле бит күптән түгел генә Нурулла картның үз фатиры бар иде. Кичләрен шул фатирының тәрәзәләренә карарга йөри инде ул. Менә яздан бирле ул анда яшәми, кызы куып чыгарды аны...

Галия аның үз кызы түгел, Мөнәвәрәсенә өйләнгәндә Галиягә 10 яшь иде инде. Нурулла заводта мастер булып эшләде, әти-әнисеннән калган фатиры бар иде. Мөнәвәрә бухгалтериягә эшкә килде. Нурулла белән бер-берсенә тиз ияләнде алар. Мөнәвәрә бер мәртәбә кияүгә чыгып авызы пешкәннән соң, инде башка беркемне дә ярата алмам дип уйлаган иде. Ләкин Нурулла аның таш булып каткан йөрәген эретә, күңеленә җылы өрә алды. Ә менә Галия беренче көнне үк үги әтисен яратмады, гәрчә Нурулла кызга бик ягымлы мөнәсәбәттә булды, гел бүләкләр алды, тик Галия үз әтисе кире кайтыр дип өметләнеп яшәде. Ә ул эчкече иде, эчеп үлде. Мөнәвәрәнең бер бүлмәле, Нурулланың ике бүлмәле фатиры бар иде. Аларның икесен дә сатып, өч бүлмәле бер зур фатир алырга уйладылар. Гаиләләре ишәер дип уйлаганнар иде шул, әмма Аллаһ аларга уртак бала бирмәде. Тик Нурулла моңа бик хафаланмады, үз кызы булмаса да Галиясе бар бит. Ярар, Галия аңа «абый» дип дәшсә соң, ияләнер әле...

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Галия институтка укырга керде, укып бетергәч башкалага китте. Ул вакытта Нурулла белән Мөнәвәрә пенсия чыккан иде инде. Нәкъ шул вакытта Мөнәвәрә авырып китте, ярты елдан соң вафат булды. Әнисен җирләгәннән соң Галия туган шәһәрендә калды, күрәсең, башкалада яшәү җиңелләрдән түгел иде. Нурулла моңа сөенде генә, болын кадәр фатирда ялгыз башына бер дә рәхәт түгел шул. Өстәвенә, кызына туган шәһәрендә эш тә табарга була, шәхси тормышын да җайлар. Юрист белеме алган Галия нотариаль конторага эшкә урнашты. Кызының тормышы җайланып килүгә Нурулла чын күңеленнән сөенде. Эх, Мөнәвәрәсе исән булса, боларны күреп ничек куаныр иде...

Галия дә үзгәрде. Ул хәзер әтисе белән үчекләшми, әрләшми, аның белән җылы мөнәсәбәттә. Нурулла кызына акыл керде, ниһаять, әтисен санга суга башлады дип уйлады. Галия бөтен мәшәкатьне үзенә алды, хәтта әтисенең пенсиясен дә ул барып ала иде, картайган әтисен почтага йөртмәс инде... Ә Нуруллага нәрсә? Кызына ышана бит. Үз каны булмаса да, ничә еллар үстерде, тәрбияләде бит ул аны. Өстәвенә, пенсиясен дә тиенен тиенгә кайтарып тапшыра. Галия бернинди проблемасыз бөтен эшне хәл итә алсын өчен, Нурулла ниндидер документларны гына имзалады. Ул документларның эчтәлеге белән артык төпченеп тормады, имзасын куйды да, шуның белән шул...

Язга таба Галия көтмәгәндә генә кияүгә җыена башлады. Нурулла бу яңалыкка бик сөенде – кияү тиешле кеше дә төшеп калганнардан түгел, ипле күренә, Галиядән берничә яшькә олырак анысы, әмма бу куркыныч түгел, иң мөһиме – бер-берсен яратсыннар.

«Галия, ә кайда яшәячәксез соң? Бездәме яки Камилдәме?» – дип сорады Нурулла.

«Минем өйдә яшәячәкбез», - диде Галия коры гына.

«Бик яхшы! Миңа да күңелле булыр, мине ташламассың», - дип сөенде карт.

«Син мине аңламадың! – дип Нуруллага томырылып карады Галия. - Без синнән башка гына яшәячәкбез».

«Ничек инде? Әллә үзеңә фатир алдыңмы?» – дип гаҗәпләнде Нурулла.

«Юк, бу минем фатир! Һәм без Камил белән монда яшәячәкбез! Синнән башка гына!» – диде Галия.

«Бу бит минем фатир...» – дип югалып калды карт.

«Ә-ә-ә, шулаймыни? – дип көлде кызы. - Соң син үзеңнең өлешне миңа бирү турында үзең кул куйдың бит! Ә әнинең өлеше миңа мирас булып күчте», - диде Галия.

«Кайчан кул куйдым соң мин? – диде карт, аның аптыраудан иреннәре калтыранып китте. - Син нәрсәдер бутыйсың бугай, кызым», - диде.

«Нинди кызың булыйм мин синең! – дип кычкырды Галия. - Син миңа беркем дә түгел! Олак моннан, синең белән бер фатирда бер генә көн дә торасым килми! Бар, чыгып ычкын!» – дип тузынды Галия.

Нурулла картның борын төбендә диярлек ниндидер документлар, кәгазьләр болгый башлады Галия...

Менә шул вакытта карт бу документларга үзе кул куйганын аңлады да инде. Анда пенсия алуга ышанычнамәдән тыш, Галия файдасына фатир өлешеннән баш тарту турында документ та бар иде. Ул барысын да закон буенча эшләгән, чебен дә борын тыгарлык түгел. Башлы-ы-ы кызы!

Карт Галияне акылга китерергә, намусын уятырга тырышып карады, суд белән дә куркытты, әмма барысы да файдасыз. Шул ук кичтә аны әзмәвердәй ике егет бөтереп кенә алды да, урамга өстерәп алып чыкты, ә әйберләре тутырылган букчаны артыннан гына ыргыттылар...

Нурулла карт подъезд төбендә берничә көн утырды. Күршеләренә дә мөрәҗәгать итеп карады. Ә күршеләр нәрсә? Соңгы вакытта монда гел яңа кешеләр, берсендә дә карт кайгысы юк. Ә Галия картны белмәгәнгә, күрмәгәнгә салышты, фатирның йозакларын алмаштырып бетерде. Нурулла карт полициягә барды. Әмма андагы арыган йөзле, төксе дежурный карттан гариза язуын гына сорады. Янәсе, тәртибе шундый. Ләкин Нурулла карт полиция бүлегеннән чыгуга ук, язган гаризасының чүп чиләгенә очканын аңлады. Әйтеп аңлата алмаслык авыр иде картка.

Галиянең рәхмәте шушы булды аңа. Нурулла карт Галиянең бәләкәй чагында велосипедтан егылып канаткан тезләрен дәвалаганын, Мөнәвәрә урынына ата-аналар җыелышына йөрүен, чыгарылыш кичәсендә Галия белән биегәнен исенә төшереп елады...

Ә Галия боларның барысын да онытты...

Эх, Мөнәвәрә, нәрсә эшли бит кызыбыз...

Нурулла карт язмышына язганга күнде. Соңыннан менә шушы гаражга тап булды, эт тапты. Яхшы эт булды ул Акбай – картка бер иптәш ичмасам. Нурулла пыяла шешә җыеп тапшырган акчага яшәде, йөк бушатты, ишегаллары себерде. Тиеннәр инде, шулай да гел юк түгел бит.

Ә пенсиясен аның өчен һаман да Галия ала иде. Нурулла кызы белән сугышырга, даулашырга җыенмады, бөтен дөньяга аның яманатын чыгарырга теләмәде. Күпме гомере калгандыр, бер Алла гына белә.

Хәер, алда кыш. Салкыннар шөлләтә шул бераз.

Ул көзге салкынча иртәдә Нурулла булган маясын санады да, акчасының хәтта бер кирпеч ипигә дә җитмәсен аңлады. Әле сөт тә кирәк бит. Үзенә түгел, Акбайга...

Шәһәр читендә фермер басулары барлыгы исенә төште картның. Хәзер анда бәрәңге өлгергәндер. Нурулла картның гомерендә дә кеше әйберсенә кагылганы булмады. Берәр чиләк булса да бәрәңге казып алырга һәм шуны сатарга уйлады ул. Сөт алыр, бәлки әле арзанлы гына колбасага да акчасы калыр. Кичкә шул басуга барып җитәргә уйлады, мондый эшне караңгыда эшләү хәерлерәк булыр, Аллаһ сакласын, кеше күрә күрмәсен. Адәм рисвае булачак бит! Чүплектән тапкан җир казый торган очлы көрәген һәм иске чиләген алды да кырга таба юнәлде. Карт як-ягына карана-карана соңгы төп бәрәңгене казып бетергәндә, кояш баеп килә иде инде. Акбай да эшнең нидә икәнен аңлагандай, сакта утыра, бик җентекләп тирә-ягына карана – борчылыр урын юк, бар да тыныч.

«Болай эшләргә ярамый шул, Акбай...» - дип моңсу гына елмайды карт һәм казылган чокырны артык күзгә чалынмаслык итеп ипләп кенә күмеп куйды.

Төнлә гараж янында бәрәңге пешерделәр, Акбай белән бергәләп туйганчы ашадылар. Ә иртән бәрәңге салынган чиләкне алып, базарга киттеләр. Ләкин базарда бәрәңге сатучылар бик күп иде. Һәм бер чиләкләп кенә түгел, ә машиналардан капчыклап саталар. Шулай да Нурулла карт бәхетен сынап карарга теләде һәм сәүдә рәтләренең иң ахырына урнашты...

Тик базарның үз кагыйдәләре шул. Карт янына капкорсаклы, таза ир-ат килде.

«Әй, картлач, урын өчен түләргә кирәк», - диде ул көлемсерәп.

«Ничә сум?» – диде карт.

«Ике йөз сум бир!» – диде теге ир-ат.

«Каян алыйм соң? Мин бер чиләк бәрәңгене шул бәягә сатам бит...» – диде Нурулла.

«Алайса базардан кит! Алайса күрмәгәнеңне күрсәтерләр, яшеңә карап тормаслар!» – дип картны куа башлады капкорсак ир-ат йодрыкларын төйнәп.

Берни эшләр хәл юк инде. Карт чиләген кулына алды да базардан чыгып китте. Акбай да боек кына шыңшып хуҗасы артыннан иярде.

«Бу бәрәңгене үзебезгә ашарга кала ахры, Акбай», - дип авыр сулады Нурулла һәм этнең башыннан сыйпады.

Ләкин шунда картның башына бер уй килде! Алар Акбай белән байлар яши торган урамнан килде бит. Гади кешеләр дә тиеннәрен санап яши, кулдан алырга риза булмаслар, сатулашып алырга базарга барырлар дип уйлады карт. Ә монда череп баеганнарга ике йөз сум акча нәрсә инде ул? Бәлки берәрсе хәлгә керер...

Карт урамдагы иң купшы йортны эзләргә кирәк, дип уйлады. Анда баш тартмаслар! Бер-ике минут йөргәннән соң өч катлы, тимер койма белән уратып алынган йорт күзенә чалынды. Менә шунда барырга кирәк! Карт капкадагы кыңгырау төймәсенә басты. Аңа гаҗәпкә калган сакчы капка ачты.

«Нәрсә кирәк, бабай?» – диде ул.

«Хуҗаларга бәрәңге кирәкмиме икән...» – диде ул кыюсыз гына.

Сакчы авыз ачып сүз әйтергә өлгермәде, капка янына 40 яшьләр чамасындагы, нык гәүдәле ир-ат килеп басты.

«Нинди проблема?» – дип сорады сакчыдан.

«Айдар Рәисович, бу бомж. Хәзер куып җибәрәм мин аны» – дип гаепле кыяфәт белән җавап бирде сакчы.

«Тукта! – диде хуҗа һәм йөзенә мыскыллы елмаю чыгарып, Нурулла картка төбәлде. - Бәрәңге сатам дисең инде, ә?» – диде.

«Әйе, - дип кыюсыз гына җавап бирде карт. – Бер чиләге 200 сум», - диде.

«Охо! – дип көлеп җибәрде бай хуҗа. - Вәт бәя куйгансың син! Үзем үстердем дип әйт инде тагын!» – диде.

Нурулла карт икеләнеп, башын селкеде.

«Син әле карак кына түгел, ята ялганчы да икәнсең! Хәзер полиция чакыртам мин! Алар сине бик тиз акылга утыртыр, сасы бомж! Ә юк! Әйдә, Джекны ычкындыр әле!» – диде сакчысына.

Сакчы бераз икеләнеп торды да ишегалдына атлады. Ике минуттан Нурулла сукмак буйлап капкага таба бозау кадәр эт йөгереп килгәнен күрде...

Нурулла карт борылды да, бу йорттан китәргә теләп бар көченә чапты. Авыру аяклары да бик тыңламый шул, йөрәге котырып тибә, куркудан кулларының хәле китте – шушы каһәр суккан бер чиләк бәрәңгене менә-менә төшереп чәчәр кебек тоелды. Карт үзе артыннан байгураның канәгать көлүен һәм этнең бар көченә өрүен ишетте. Акбай да картка терәлеп диярлек йөгерә. Ул да курыккан иде. Бер мизгелдә эт картның аяк астына буталып керде һәм Нурулла хәлсез аякларында басып кала алмады, нәкъ юл өстенә егылды. Ике адымда кызыл машина туктады һәм аннан бер кыз йөгереп чыкты.

«Бабай, сезнең белән бар да тәртиптәме?» – диде ул карт янына чүгәләп.

«Әйбәт, үскәнем, әйбәт, - диде карт көчкә күз яшьләрен тыеп. – Гафу ит инде, сине куркыттым, аздан гына машинаң астына керми калдым. Куркудан күрми дә калганмын», - диде карт гаепле генә.

«Кемнән кача идегез соң?» – дип сорады кыз.

«Әй, мөһим түгел инде, гафу ит...» – диде карт.

Бу вакытта кыз җиргә чәчелгән бәрәңгене җыеп чиләккә тутырды һәм уч төпләрен әкрен генә салфетка белән сөртеп алды. Игътибар белән Нурулла бабайга карады.

«Ә монда нәрсә эшләдегез соң? Элегрәк сезне күргәнем юк иде», - диде кыз.

«Бәрәңге сатарга теләгән идем. Менә саттым...» – диде карт өч катлы йортка таба кул изәп. Кызы башын гына селкеде.

«Минем күрше Айдаргамы? Ул куркыттымыни сезне? Алабае белән куркыткандыр инде! Вәт җүнсез, ә! Юк, ул начар кеше түгел үзе, ләкин бер көе китсә, ай-яй... Тагын хатыны белән талашкандыр да, ачуын кемнән алырга белми йөридер инде...» – диде кыз.

Карт берни дә әйтмәде, башын иде, кыздан тагын бер кат гафу үтенде һәм чиләген кулына алып китеп барды.

«Туктагыз әле! – дип дәште аңа кыз. - Бирегез миңа бәрәңгегезне. Безнең бәрәңге беткән иде генә».

Кыз Нурулла картка бер мең сум акча сузды.

«Юк, бу бигрәк күп бит! Минем сдача да юк!» – диде аптырашта калган карт.

«Бу сезгә мораль зыян өчен булсын», - дип елмайды кыз.

Бәрәңге тутырылган чиләкне алды да, машинасына таба китте. Нурулла аның артыннан аптырап карап калды.

«Рәхмәт!» – дип кычкырды ул, исенә килеп.

«Сәламәт булыгыз, бабай!» – диде дә кыз, елмаеп китеп барды.

Ә Нурулла бабай белән Акбай үзләренең гаражына таба китте. Әйе-е-е, вәт маҗара булды бу!

Кичен гараж янында Нурулла карт учакта сосиска кыздыра һәм какао эчеп утыра иде. Янында Акбай шикәр шакмагы кимерә. Бу гараж йортлардан читтә урнашкан, шуңа күрә төтен исе беркемгә дә комачауламый, янәшәдән генә автомобиль юлы уза. Карт та, эт тә үз уйларына бирелеп утырды. Кинәт кенә аларның игътибарын бер машина җәлеп итте, ул ничектер бик сәер, як-якка салулап килә иде, ә берничә мизгелдән ул юл читенә төшеп китте һәм агачка килеп бәрелде. Машина капоты астыннан төтен чыга башлады. Бу вакытта якында беркем дә – машиналар да, кешеләр дә юк, бары тик эте белән ялгыз бомж гына иде. Нурулла карт эте белән машина янына ашыкты. Йөртүчесе исән иде, әмма аңсыз. Карт бик авырлык белән генә ишекне ачты һәм ир-атны тартып чыгарды, Акбай булдыра алганча ярдәм итте, аңсыз ир-атның пиджагыннан өстерәде.

«Ай-яй, таза егет» – диде Нурулла маңгаена бәреп чыккан тирне кул аркасы белән сыпырып алып һәм ир-атны үләнгә яткырып.

Бераздан ул бу ир-атның бүген иртән Акбайга һәм үзенә этен ычкындырып җибәргән бай хуҗа булуын таныды.

Ә соңыннан шартлау яңгырады – машинага ут капты. Йөртүче аңына килде һәм авырлык белән генә утырды. Ул дәшмичә генә машинасына карады, соңыннан картка төбәлде. Аның йөзе тартышып куйды – ул картны таныган иде.

«Син коткардыңмы мине?» - дип сорады ул.

«Әйе, без Акбай белән монда идек, әллә нәрсә, машинагыз салулап китте...» – ни өчендер гаепле кеше кебек җавап бирде карт.

«Салулады... – дип көлеп куйды ир-ат. – Хатынымның сөяркәсе тормозлары кискәндер әле», - диде.

Шуннан соң ул аңын югалтты. Бераздан ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр килде. Айдарны хастаханәгә алып киттеләр, утны сүндерделәр. Нурулла Акбай белән үзенең гаражына кайтты.

«Болай да була икән, - дип пышылдады карт йокларга яткач. – Ул безгә үзенең этен җибәрде, ә без аны теге дөньядан тартып алдык. Изге эш эшләдек без синең белән, Акбай...»

Бер-ике атнадан гараж янына кара төстәге яңа машина килеп туктады. Нурулла карт шомланып кына карады – әллә аны куарга килгәннәрме? Хәзер кая барыр инде ул? Машинадан Айдар чыкты.

«Исәнмесез! Мин сезнең янга», - дип елмайды ул.

«Нигә?» – дип сорады карт.

«Теге вакытта мине сез коткардыгыз бит. Сезнең белән ничек кабахәтләрчә кыланганымны да хәтерлим... Гафу итегез инде мине!» – диде Айдар.

Айдар иренен, тешләп тынып калды.

«Ул көнне бер эшемнең көе булмады минем. Хатынымның хыянәте турында белдем. Ә соңыннан сез бәрәңгегез белән... Менә бөтен ачуымны сезгә чыгардым да инде... Кичерегез мине...» – дип аңлатты.

«Аллаһ кичерер», - диде Нурулла коры гына һәм борылып басты.

«Башта сез кичерегез!» – диде Айдар һәм картның кулларыннан тотты. - Сезгә берәр ничек ярдәм итә аламмы мин?» – дип сорады.

«Җирәнмисезме?» – дип елмайды карт.

«Нәрсәдән җирәним?» – диде Айдар.

«Сасы бомжны кулыннан тотарга?» – дип куйды карт.

Айдар кызарды, соңыннан гараж янындагы бүкәнгә утырды да башын куллары белән тотты.

«Сез мине кешеләрне сөйми торган черегән бай дип уйлыйсыз инде, әйеме? – дип әрнеп сорады Айдар. – Ә бу алай түгел! Бизнесымны төзегәнче ниләр күргәнемне белмисез бит. Ачтан да интегергә туры килде. Яшәр урыным булмаган чаклар да бар иде. Соңыннан бер кешене очраттым, менә шул миңа ярдәм итте. Башта базарда саттым», - дип сөйләде ир-ат.

«Бәрәңге саткансыздыр, шәт?» – дип сорады Нурулла киная белән.

«Юк, бәрәңге түгел... Иске телефоннар саттым. Соңыннан күтәрелеп киттем. Барысына 20 ел вакыт кирәк булды. Бөтен нәрсәм дә булгач, өйләндем. Хатыным мине яратадыр дип уйладым. Ә ул минем борын төбемдә автослесарь белән мәхәббәт уены уйнап йөргән. Бу аварияне шул адәм оештырды инде, ә хатыным чәемә нәрсәдер салган. Мине үтерергә теләгән, аңлыйсызмы? Мин аны яраткан булдым! Менә тиле, шыр тиле мин! Хәзер аны да, сөяркәсен дә кулга алдылар инде...» – дип бәян итте Айдар.

«Шул-шул егеткәй, тормыш кайвакытта бик аяусыз, гаделсез була ул, - дип авыр сулады Нурулла карт. – Мин дә бит кызым мине яратадыр, хөрмәт итәдер дип уйлап йөрдем. Үз балам булмаса да, мин үстердем бит аны. Ә соңыннан ул мине үз өемнән куып чыгарды. Картлык көнемдә тегендә-монда сугылып тик йөрим шулай. Акбай белән бомжлар без», - дип сөйләде Нурулла да үз тормышын.

«Этегез әйбәт сезнең, - дип эткә ишарәләде Айдар. - Сезгә этне җибәргән булыр идем дип уйламагыз инде, мин бит сакчыга этне тотып торырга куштым. Тагын бер кат кичерегез инде мине», - дип гаепле генә башын иде Айдар.

Карт та, Айдар да тынып калды. Айдарның тагын нәрсәдер әйтәсе килә иде, ниһаять, кыюлыгын җыйды.

«Карагыз әле, әйдәгез миңа яшәргә күчегез! Инде көннәр салкын, кышка да озак калмады. Кая барачаксыз?» – диде Айдар.

«Иии, мин нәрсәгә кирәк ди сезгә, - диде Нурулла гаҗәпләнеп. – Сез бит мине белмисез дә. Бәлки мин угрыдыр. Ә теге бәрәңгене мин чынлап та урлаган идем», - диде карт.

«Сез карак түгел, - дип елмайды Айдар, - әллә каян күренеп тора. Ә бәрәңге... Бер чиләк бәрәңгедән генә хуҗасы бөлмәгәндер дип уйлыйм», - диде ир.

Кабат тынлык урнашты.

Быел сентябрь җилле һәм яңгырлы булды. Менә ул көнне дә кояшлы иде, ә бераздан әллә каян гына кургаш болытлар килеп чыгып бөтен күк йөзен томалап алды да, салкын, пыскак яңгыр яварга тотынды.

«Нурулла агай, әйдәгез киттек миңа! – дип беркадәр кызганулы тавыш белән әйтте Айдар, - миндә болай гына яшәргә теләмәсәгез, бакчачы булырсыз. Минем ишегалдында бакчачыга дигән өй дә бар», - диде.

«Хи, миннән нинди бакчачы чыксын инде, балакаем! – дип кул гына селтәде Нурулла карт. - Мин гомер буе заводта бил бөктем бит», - диде.

«Аюны да биергә өйрәтәләр әле, сез дә өйрәнерсез. Инде бер дә булмаса, сезнең ярдәмчеләр була бит», - дип елмайды Айдар.

«Ә Акбай? Юк, мин аны ташламыйм!» – дип кырт кисте карт.

«Шунда өй янында яхшы гына оя куярбыз. Ләкин Акбайны бәйгә куярга туры киләчәк инде. Борчылмагыз. Минем эт вольерда яши, акыллы эт ул, сезгә тиз ияләнер...» – диде Айдар.

Айдар дулкынланып, картка һәм эткә карады. Нурулла бертын уйланып торганнан соң, күнде, ниһаять. Акбай да шат иде, күрәсең...

Бер ел узды.

Нурулла карт яңа урынында яхшы гына төпләнде. Хәтта тора-бара бакчачылык серләренә дә төшенә башлады. Ни гаҗәп, Акбай белән хуҗа йортындагы алабай да дуслашып китте. Башта алабай картның этен өзгәләп ташлар кебек тоелган иде. Хәзер хәтта бергә дә йөргән булалар.

Айдар да бер дигән кеше булып чыкты. Теге вакытта Нурулладан бәрәңге сатып алган кыз белән очраша башладылар. Ул кыз әти-әнисе белән яши, тәрҗемәче булып эшли икән. Ул күптәннән Айдарга гашыйк булып йөргән, ләкин бу хисләренең киләчәге юктыр дип уйлаган, Айдарны хатынына китәр дип башына да китермәгән. Ләкин Айдар хыянәтче хатыныннан башка да дөньяда яхшы күңелле хатын-кызлар барлыгын аңлады. Озакламый алар өйләнешергә тиеш.

Берсендә Нурулла карт кызы Галияне очратты. Карт кибеттә бакча өчен кирәк-яраклар алып ята иде. Әтисен күргән кыз йөгереп килде, шатланды.

«Әти! – дип кычкырып җибәрде ул. - Сине күрүемә бик шат. Кайда икән, нишләп йөри икән дип гел синең хакта уйладым. Бик көр күренәсең, молодец!» – диде Галия күзен дә йоммыйча.

«Уйлаган ул... Ә эзләп карарга башыңа килмәдеме соң?» – диде карт коры гына.

Галия уңайсызланып калды. Аннан елап җибәрде, баксаң, ире Камил аны ташлаган, эшендә проблемалар, акчасы юк икән...

«Ә синең хәлең ничек?» – дип сорады Галия, күз яшьләрен сөртеп.

«Бер миллионерда бакчачы булып эшлим, - дип бераз арттырып әйтте карт. – Үз өем бар».

«Әти, бәлки аралаша башларбыз? – дип өметләнеп сорады Галия.

Нурулла карт дәшмәде, соңыннан елмайды да, кызының бит очыннан үбеп, соравына җавап бирмичә саубуллашты.

Ярар, ничек дөрес дип таба, шулай яшәсен Галия...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100