«Бер чит тел дә белмичә, Европаны әйләнеп кайттым» - татар егетенең машинада сәяхәте
Әлмәт егете Эльдар Миңнегалиев үзенең «Лада Приора» машинасында сәяхәт итеп, 250 мең чакрым юл үткән. Без шалтыратканда Эльдарның киләсе сәяхәтенә җыенган вакыты иде.
Әлмәт шәһәрендә яшәүче Эльдар Миңнегалиев нефть сәнәгате өлкәсендә эшли. Инде 6 ел рәттән илебез буенча сәяхәт итә һәм чит илләргә дә барып кайткан ул. Эльар бөтен җиргә дә машинасында бара.
«Беренче сәяхәтем 2015 елда булды, — дип башлады сүзен Эльдар. — Ул вакытта миңа эшләрем буенча Пензага барырга кирәк булды. Бер атнадан соң Оренбургка да барырга кирәк иде. Картаны карагач, Пенза Волгоградтан бик ерак түгел икәнен күрдем. Ул шәһәрдә, һичшиксез, булырга кирәк! Аның янында Әстерхан, ә анда Каспий диңгезе. Оренбургтан Казахстанга да ерак түгел. Менә шулай итеп оешты минем беренче сәяхәтем. Үзенә күрә бер әйләнә ясап чыктым шулай.
Миңа бу бик ошап китте һәм 2016 елның җәй башында мин Мурманск шәһәренә барып, Баренцов диңгезен һәм Төньяк Боз океанын күреп кайттым. Санкт-Петербургта булдым. Россиянең «Алтын боҗрасы»на кергән Ярославль, Иваново, Владимир кебек борынгы рус шәһәрләрен күрдем. Көз көне шул ук елны төньяк Уралга да барып кайттым. Пермь, Екатеринбург, Чиләбе, Тагил шәһәрләрендә булдым», — ди сәяхәтче егет.
«Юртадагы истән баш авырта башлады»
2017 елда исә Эльдар үзенең иң ерак һәм иң озак сәяхәтенә — Владивостокка юл тота. Башка сәяхәтләренә үзе генә барса, монысына ул үзе кебек сәяхәтләр яратучы танышы белән чыгып китә. «Татарстаннан чыгып китеп, бөтен Россия буйлап үттек дип әйтергә була. Омск, Новосибирск, Иркутск, Чита, Хабаровск шәһәрләренә дә сугылып чыктык. Байкалда булдым, үтеп барышлый Монголияне дә күрдем. Улан-Батор, Улан-Удэ кебек шәһәрләрендә булдым.
Благовещенскига да керми үтмәдек, чөнки ул Амур елгасы буенда урнашкан, ә ярның теге ягында — Кытай. Шулай итеп Кытайда да булдым. Владивостокка, Охот диңгезенә кадәр җиттек.
Монголиядә булганда монголлар турында «башта аны тоясың, аннары гына күрәсең», дигән әйтемнең дөреслегенә инанырга туры килде. Күчмә монголларның юрталарына да кереп чыктык: андагы исләрдән баш авырта башлады. Әлбәттә, бу күчмә тормыш белән яшәүче монголларга гына кагыла», — ди Эльдар.
2018 елда Эльдар Европага барырга җыенса да, бара алмый: аңа виза бирмиләр. Шуннан соң ул Грузиягә чыгып китә. «Ул вакытта сәяхәтем шулайрак булды: Тбилиси — Батуми — Истанбул. Төркиянең бу борынгы шәһәре берьюлы ике материкта — Азия һәм Европада урнашкан. Географик яктан караганда гына булса да, Европада булдым дип әйтә ала идем. Ул елны мин Грузиядә ял итеп, Төркияне эчтән карап кайттым.
Юлда йөргәч, төрле кызык хәлләр булып тора. Төрекләрнең телләре татарчага охшаган бит. Шулай булса да, бер-беребезне аңлаган да, аңламаган чаклар булды. Аннары, шунда ук борылышны ялгыш узып киткәнмен, чак кына машина белән базарларына барып кермәдем. Мондый оятсызлыкка төрекләр дә шаккатты», — дип көлеп искә алды Эльдар.
«Немец полициясе мине туктата алмады»
2019 елда сәяхәтче егеткә Шенген визасын бирәләр һәм ул Белоруссия аша Европага юл тота. «Юлым Польша, Чехия, Германия, Франция аша иде. Европа илләрен эчтән карап кайттым.
Маршрутны мин үзем картага карап төзим. Шулай ук машина белән сәяхәт итүчеләр форумнарын укып барам, үзем дә анда киңәшләр бирәм. Шуларның барысына да нигезләнеп, маршрутымны төзим. Аннары кайсы төбәктә нәрсә карап була икәнен дә, төрле истәлекле урыннарны да алдан билгеләп куям. Күпчелек очракта үзем генә сәяхәт итәм. Куркынычлыгы да бардыр, тик куркып, өйдә утырып кына булмый бит инде. Озын юлларны яраткангамы, белмим, юлда үземә генә бик авыр дип әйтмәс идем, аннары ияләштем дә шикелле. Үзем генә сәяхәт итү җайлырак миңа. Кеше белән чыгып китсәң, бары тик күптәнге һәм чын дусларың белән барырга кирәк.
Европада булганда зур, түләүле юлларга, автобаннарга кермәскә тырыштым. Сәяхәтләрем өчен мин төбәк, авыл, кечкенә шәһәрләр аша үтә торган юлларны сайладым. Туристлар маршруты буенча түгел, ә болай сәяхәт итү күпкә кызыклырак та әле ул. Менә, мәсәлән, күпләр бездә — Россиядәге юллар сыйфатыннан зарлана. Анда мин күргән Европа юллары да әллә ни искитәрлек түгел, безнекеннән берни белән дә аерылмый.
Франциядә зур юллар бик кыйммәт, шуңа анда мин күбрәк кечкенә юллардан йөрдем. Парижда булганда, машинамда бик каты музыка уйнаганны үзем дә тоймаганмын. Анда рус телле туристлар күп, ишетеп, миңа баш бармакны өскә күтәреп «класс» дип, елмаеп узып китәләр иде.
Ә Германиядә автобаннары түләүсез, анда да йөрдем. Юллар безнеке кебек түгел, теләсә кая юл чатына туктап булмый анда.
Минем белән шундый бер хәл булды Германиядә. Юлда мине полиция хезмәткәрләре туктатмакчы булганнар. Алар бездәге кебек таяк белән туктатмыйлар. Машина синең алдан барганда әзрәк тизлеген киметә башлый һәм машинаның арткы тәрәзәсендә туктарга сорап язу яна, ә мин бер чит тел дә белмим. Аларның бу гамәлләрен аңламадым, баруымны дәвам иттем. Алар тизлекне тагын да киметә төштеләр. Мин кинәт кенә юл кырыендагы ягулык салу станциясенә борылып кереп киттем, алар минем алдан барганга, үтеп киттеләр, берни дә эшли алмадылар.
Аннары, чит илләрдәге камералар безнең машина номерларын укый алмыйлар, шуңа күрә безгә «бәхет хатлары» да килми», — ди Эльдар.
Иң ошаганы — Алтай
Эльдарга 2020 елның ябык чикләре дә сәяхәт өчен киртә булмый. Ул Алтайга юл тота. «Алтайда миңа бик ошады. Мин анда бөтен кешегә дә барырга киңәш итәр идем. Алтай — ниндидер бер энергия бирә торган җир ул. Анда искиткеч табигать! Аннан ниндидер зур көч туплап кайтасың. Бер карасаң, бик тыныч та, шул ук вакытта бик көчле энергетикалы урын да ул. Мин бик ошаттым ул якларны.
Грузиядә дә бик ошады. Кунакчыл халык, ризыклары тәмле, таулары һәм пляжлары... Гомумән, барысы да бар анда», — ди сәяхәтче.
Эльдар бөтен сәяхәтләренә дә җәйге ялы вакытында барган. «Бөтен сәяхәтләремә минем якынча ике атнадан әз генә күбрәк вакыт - 16-18 көн китә иде. Владивостокка барып кайтуым 35-38 көнгә сузылды.
Акча ягы кешенең ни дәрәҗәдә уңайлык яратуына бәйле. Мин акчаны күп туздырмыйча гына сәяхәт итәргә тырышам, шуңа күрә кайбер уңайлыклардан еш кына баш тартырга туры килә. Машинада йоклыйм, машинада ашыйм. Сәяхәт итү — ул бит әле зур акчалар сарыф итәргә кирәк дигән сүз түгел. Бик каты арыган булсам, арзанлы хостеллар сайлыйм, анда тукталам.
Франциядә, мәсәлән, иң кыйммәтле бензин. 1 литры якынча 120 сум тора иде, бу әле 2018 елда. Бензин запаслары салып йөргәнем булмады. Европада ягулык станцияләре белән кыенлыклар күрмәдем. Ә менә Россия буенча Чита шәһәреннән соң Ерак Көнчыгышка таба барганда 500 км буе урман, тайгадан кала берни юк. Мондый очракларда запасың булу хәерлерәк, әлбәттә. Кайбер вакытларда соңгы тамчы бензин белән көчкә ягулык салу станциясенә барып җиткән вакытлар да булды.
Хәзерге вакытта машинамны әзерләү белән мәшгульмен — Карелиягә барырга җыенам. Архангельск, Печора кебек рус төньягын да күреп кайтасым килә. Юлга чыгар алдыннан машинамны энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгам. Без «Лада Приора»м белән инде 250 мең км юл үттек», — ди Эльдар.
Машина белән сәяхәт итәргә әзерләнүчеләргә Эльдар үзенең киңәшләрен дә бирде. «Иң беренче чиратта, башта машинаны карап чыгарга кирәк. Яңамы ул, искеме — барыбер. Машина төзек булса, сәяхәт тә уңачак дигән сүз.
Чит илләргә сәяхәт күздә тотылса, җирле менталитетны, кагыйдә һәм законнарны өйрәнергә кирәк. Бигрәк тә полициягә кагылышлыларын белергә кирәк», — диде тәҗрибәле сәяхәтче.
Машина белән сәяхәт итәргә җыенучылар өчен лайфхаклар:
- Автосәяхәткә чыкканчы башта машинаның төзеклеген тикшерергә кирәк.
- Багажны аерым-аерым тутыру уңайлы булачак. Мәсәлән, бик еш кирәк була торган вак-төякләрне бер сумкага, ә туктап юынып алганда кирәге чыга торган әйберләрне икенче урынга салып куегыз.
- Машинада һәрвакыт су һәм бераз ризык йөртегез.
- Машина утыргычларының кырыйларына кирәкле әйберләрне салып куярлык кесәләр тегеп куегез.
- Кечкенә балалар белән сәяхәт иткәндә, юлда аларга күңел ачар өчен төрле буягычлар, ябыштыргычлы китаплар әзерләп куярга кирәк.
- Машина эчендә барганда чүп салу өчен махсус урын, пакет әзерләгез.
- Навигатор булса да, үзегез белән сәяхәткә кәгазь карта да алыгыз, юлда ни булмас.