Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер болыт ничә фил кадәр авырлыкта була?

Тыгызлыгы һава тыгызлыгыннан кимрәк булганга, болытлар җиргә егылып төшми.

news_top_970_100
Бер болыт ничә фил кадәр авырлыкта була?
Владимир Васильев

Болытлар ничә кило авырлыкта була? Бу сорауга җавап фактлар сайтында аңлатыла.

Болыт — ул су пары, аның авырлыгы була. Җир өслегеннән күтәрелгән җылы һава чык ноктасына кадәр суына һәм андагы су пары вак тамчыларга әверелә. Аннары биеклеккә күтәрелеп, температура түбәнәйгән саен, тамчылар бергә берләшә һәм болыт барлыкка килә.

Болытлар бик авыр булуга карамастан, аларның тыгызлыгы һава тыгызлыгыннан кимрәк була, шуңа күрә алар җиргә егылып төшми.

Каурыйсыман болытларның тыгызлыгы кимрәк, ә яңгыр болытларының тыгызлыгы иң зуры һәм алар иң авыры була.

Галимнәр исәпләп чыгарганча, бер болытның уртача авырлыгы 500-1000 тонна аралыгында. Аның озынлыгы һәм киңлеге 1 километр чамасы.

Яңгыр болытлары миллион тоннага кадәр авырлыкта була. Бу 500 фил кадәр дигән сүз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100