Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер әбинең күмерле самоварын урлаганнар

Ышанучан карчык исерек ир-атка капка ачкан.

news_top_970_100
Бер әбинең күмерле самоварын урлаганнар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстандагы Сибай шәһәре буенча идарәсенә пенсионер карчыкның кызы мөрәҗәгать иткән. Аның әти-әнисенең йортыннан самовар урлаганнар. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, исерек ир-ат тагын эчәргә акча эзли. Үзенең кесәсендә акча булмый. Шуннан соң ул берәр йортка кереп, ни дә булса урлап чыгарга карар кыла. 

Табыш эзләп йөрүче ир-ат олы яшьтәге пенсионерлар яши торган йорт капкасын кага. Ишекне әби ача. Исерек ир-ат әбидән су сорый, су эчәсе килүен әйтә. Әби каршы килми, су алып чыгарга кереп китә. Шул арада җинаятьче ир-ат чоланга кереп иске самоварны алып чыга. Шулай итеп, ул күмер салып кайната торган самоварны урлап китә. Ышанучан әби самоварсыз кала, диелгән әлеге хәбәрдә.

Полиция хезмәткәрләре самовар урлауда шикләнелүче кешенең шәхесен ачыклый. Ул биредә яшәүче 31 яшьлек ир-ат булып чыга. Аннан самоварны алалар.

Урлаудан соң, җинаять эше ачылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100