Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер-берсен табышканнар: ялан кырда багана һәм КАМАЗ

Татарстанның Кама Тамагы районында килеп чыккан авария бөтен ил буенча журналистларның һәм халыкның игътибарын җәлеп итте. Басу кадәр басуда багана табып, шуңа бәрелгән КАМАЗ ничек гаҗәпләндермәсен?!

news_top_970_100
Бер-берсен табышканнар: ялан кырда багана һәм КАМАЗ

24 июнь көнне Кама Тамагы районының Красновидово һәм Теньки авыллары арасында “КАМАЗ” йөртүчесе юлдан читкә чыга һәм электр тапшыру линиясе баганасына бәрелә.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 56 яшьлек йөртүче идарәне югалткан һәм баганага килеп бәрелгән.

Бәрелү шулкадәр көчле була ки, зур диаметрлы бетон багана җиргә ава. Авария урыныннан шоферны хастаханәгә алып киткәннәр.

“Йөртүче йоклап киткән дип тә әйтәләр. Ул бәрелгән электр баганасы берничә районны электр белән тәэмин итә. Фаҗига урынына тиз арада төрле махсус хезмәтләр килеп җитте. Алар авария нәтиҗәләрен тиз юкка чыгардылар. Электр килүне бер-ике сәгать эчендә торгыздылар, ә багананы икенче көнне куйдылар. Тиз эшләделәр”, - дип сөйләде Красновидово авылы башлыгы Владимир Оленин.

Авылда ут беткәч, Красновидово халкы борчуга кала, нәрсә булганы белән кызыксына башлый. Авария турында хәбәр авылда бик тиз тарала.

Екатерина Филимонова сөйләвенчә, авариядән соң ук, шоферның исерек булуы турында авылда имеш-мимешләр таралган.

- Авария булганда ирем бензин пычкысы белән агачлар кисә иде. Өйдә ут сүнде. Сәбәбен ачыклый башладылар. Авылдан ерак түгел генә җирдә авария булган икән – “КАМАЗ” машинасы электр баганасына бәрелгән. Ул багана шактый зур иде, юл читендәге гадәти баганалар кебек кенә түгел. “Камаз” аны ничек аударгандыр, аңлашылмый. Моның өчен югары тизлектә барырга кирәк, яки аңа йөк төялгән булгандыр, ягъни, бу багананы аударыр өчен шактый көч куярга кирәк. Шофер исерек булган диләр, - дип исенә төшерә Екатерина.

Красновидово авылы башлыгы кебек үк, Екатерина да ут бераз вакыт кына булмый торды диде. Япан кыр уртасында багана белән йөк машинасы йөртүчесе бер-берсен ничек тапканнардыр, моны авыл халкы әле дә аңлый алмый.

“КАМАЗ” барган юл тыныч һәм тигез. Анда кискен борылышлар, агачлар һәм башка каршылыклар юк. Юлдан баганага кадәр басу аркылы тагын бераз ара бар. Мөгаен, йөртүче борылыштан узып, туры баруын дәвам иткәндер һәм баганага шулай бәрелгәндер”, - дип дәвам итә Екатерина.

“Анда борылыш бар, ләкин аны артык текә дип булмый. Борылыштан соң юл дамба буенча якынча бер метр биеклектә бара. Без аның узып киткәнен, дамбадан чыкканын күрдек. Шундый биеклектән ул баганага кадәр күпме метр узып аңа бәрелергә кирәк – мин хәтта күз алдыма да китерә алмыйм. Бетон багана югары вольтлы линия. Электрны дүрт сәгатькә аердылар. Йөртүче идарәне югалткан дип әйтәләр, мөгаен, йоклап киткән булгандыр. Хәер, йоклап киткән булса да, ул дамбадан төшкән чакта барыбер уянган булыр иде. Бик сәер, аның ничек бәрелгәненә бездә әле һаман да гаҗәпләнәләр”, - дип сөйләде шул авыл кешесе Наталья Обедина.

Җирле халык сөйләвенчә, элек бу урында мондый хәлләр булмаган.

Бу хакта тулырак белергә теләп, без Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. Башлангыч версия буенча, йөртүчедә хроник авыру өянәге башланган, дип сөйләделәр.

“Ир-атның бик нык күңеле болганган һәм ул аңын югалткан. Ул мизгелдә йөк машинасы юлдан барган, ә нәкъ шул урында юл дугаланып китә, йөртүче сулга таба киткән, шуннан соң басуга чыккан һәм юлдан ике йөз метр читтәге баганага килеп бәрелгән. Берникадәр вакыт әле машинаның тәгәрмәчләре әйләнеп торган, соңыннан ир-ат аңына килгән”, - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Ир-ат дәваланганнан соң, аның сәламәтлегенә никадәр зыян килгәне билгеле булачак һәм җинаять эше ачу турында мәсьәлә каралачак. Башкача әйткәндә, ир-ат юл һәлакәтен булдырмый кала алган булыр идеме, хокук сакчылары шуны ачыклаячак.

Казанның 7 нче хастаханәсенә ирне авариядән соң алып килгәннәр. Хастаханәдә сөйләгәнчә, аны 2 июль көнне чыгарганнар, ләкин әле аңа берничә медицина тикшерүе узарга туры киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100