«Бер-берсен дә ашыйлар». Башкала кунакханәсендә өстәл астында буар елан табылган
Мәскәүдәге бер кунакханәдә император буар еланы табылган. Серпентологлар фикеренчә, террариумны яхшылап япмасаң, алар һичшиксез кача. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
Шактый зур еланны Алтуфьев шоссесындагы кунакханәдә пәнҗешәмбе иртән табалар. Ул, берни булмагандай, бер номерга керә һәм өстәл астына ята. Биредә яшәүче аны күреп бик курка. Алар администраторга хәбәр итә, аннары коткаручылар чакыралар. Буар еланны Табигатьне файдалану департаменты питомнигына алып китәләр.
Әлеге табылдыкны абайлап алган кешеләр сүзләренчә, буар елан Яңа елга бүләк булгандыр, һәм кунакханәдә яшәүчеләрнең берсе шушы бүләктән котылырга теләгәндер. Бәлки, елан үзе качып киткәндер. Ләкин кунакханәдә башка беркем дә елан югалу турында хәбәр итмәгән.
Серпентологлар сүзләренчә, император буар еланнарын өйдә асрау бик популяр. Алар флегматик характерлы, тик тышкы тынычлык артында чын авантюрист ятарга мөмкин: террариум яки контейнерны тыгыз итеп япмасаң, алар һичшиксез чыгып кача. Мондый еланнар 30 яшькә кадәр яши, кимерүчеләр белән туклана. Гадәттә аларны берәрләп асрыйлар, чөнки парлап тотсаң, каннибаллык очраклары да була, диелә хәбәрдә.
- Каннибализм ул – хайваннарның (каннибаллар) үзенең төрендәге затларны ашавы, төр арасында ерткычлык, дип язылган интернет сүзлекләрдә.