![«Бер-берсе өчен яралган ике җан» – Гузәл Уразова белән Илдар Хәкимовтан яңа җыр](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/6/7/0a7a9e48948ab8253967212d513e85ed.jpg)
Иҗади гаилә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов «Нигә белмәдем» җырының премьерасын тәкъдим итте.
«Белми, ишетми калмагыз. Айдар Тимербаевтан шундый матур җыр. Ә сүзләрен Айдар Минһаҗев язды. Дусларым, сезнең фикерләрегезне дә ишетәсе килә», – дип язган Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырга төшерелгән кыска клипны караучылар иҗади гаиләгә, Гүзәлнең буй-сынына сокланган һәм яңа җырны да яратып кабул иткән.
«Бер-берсенә «җаным» дип кенә торалар. Бер-берсе өчен яралган ике җан. Алма кебек балалары үсә. Җир йөзендә соклангыч пар. Бары сезнең җырга күңел тартыла. Сихри гүзәллеккә юл ача», – кебек матур комментарийлар калдырганнар.