Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер балыкчы, ярты ел өенә кайтырга юлга чыгарга куркып, агач кайрылары ашап яшәп яткан

news_top_970_100
Бер балыкчы, ярты ел өенә кайтырга юлга чыгарга куркып, агач кайрылары ашап яшәп яткан
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Чукоткада бер балыкчы походка чыгып китә һәм ярты елга юкка чыга. Ашарына ризыгы беткәч, ул агач кайрылары һәм балык запаслары ашап яшәгән. Бу хата «База» телеграм-каналы яза.

Усть-Белая авылында яшәүче 70 яшьлек тәҗрибәле балыкчы көзен көймәгә утырып балыкка китә, тик хәтта Яңа ел җиткәч тә өенә кайтмый. Хатыны да полициягә шундук хәбәр итми: чөнки иренең табигатьтә ялгыз гына калып, аучы йортында яшәргә озакка киткән вакытлары булгалый. Бу юлы ул бик озаклаган.

Полиция хезмәткәрләре балыкчыны авылдан 150 км чамасы читтә тапкан. Ир бик хәлсезләнгән, аның ашарына ризыгы да 1 ай элек үк беткән була. Бабай балык һәм ашардай башка нәрсәләр, шул исәптән агач кайрылары ашап торган. Ә өенә кайта алмаган, чөнки юлда катып үлүдән курыккан.

Ир-атны тапканнар, җылытканнар, юындырганнар һәм хатынына тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100