Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер баланы тапкач, икенчесенә кайчан узарга ярый?

Бала тапканнан соң, күрем килгәч кенә контрацепция кирәк була дигән фикер дөреслеккә туры килми.

news_top_970_100
Бер баланы тапкач, икенчесенә кайчан узарга ярый?
https://pixabay.com

Бала тудырганнан соң ук, икенче тапкыр йөккә узмый тору хәерле. Акушерлыкта «интергенетик интервал» төшенчәсе бар. Ул бер-бер артлы бала тудыру арасындагы аралык. Әгәр бу интервал 18 айдан кимрәк булса, бала вакытыннан алда туу, яралгы үсеше тукталу, яралгыда тумыштан килгән авырулар булу, бала аутизм һәм шизофрения белән туу куркынычы бар. Бу турыда Майл.Здоровье хәбәр итте.

Беренче тапкыр бала тудырганнан соң 9 айдан ук йөккә узган хатын да, карындагы бала да бик зур куркыныч чор кичерә. Шуңа күрә болай эшләмәү хәерле.

Бала тапканнан соң, күрем килгәч кенә контрацепция кирәк була дигән фикер дөреслеккә туры килми. Кайчакта күрем булмаган килеш тә, хатын-кыз балага узарга мөмкин. Бу вакытта беренче овуляция — күкәйлектән өлгергән күкәй күзәнәк чыгу — авырга узуга китерергә мөмкин. Шулай итеп күрем килми дә кала, диелә хәбәрдә.

Шуңа күрә бала тудырган хатыннар саклану чаралары күрергә тиеш:

  • барьерлы контрацепция (презерватив һ.б.);
  • ораль контрацептивлар;
  • аналыкка куела торган системалар
  • һәм башкалар.

Контрацепция ысулын бары тик акушер-гинеколог белән киңәшкәннән соң гына кулланырга ярый!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100