«Бер аягы аксаса да, яңадан фронтка китте»
Татарстан Иҗтимагый палатасында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Ватанны саклаучыларның әниләре палата рәисе Зилә Вәлиева, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Гүзәл Удачина белән очрашты.
«Сез лаеклы уллар тәрбияләдегез һәм алар белән бергә яклауга мохтаҗ булган башка кешеләргә ярдәм иттегез. Белгәнебезчә, иң йомшак йөрәк – әниләрдә, һәм ул барысын да булдыра ала», – дип мөрәҗәгать итте махсус операциядәге хәрби хезмәткәрләрнең әниләренә Зилә Вәлиева.
Татарстанда хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү махсус операция башлангач ук гамәлгә ашырыла башлады. Республикада «Ватанны саклаучылар» Федераль фондының филиалы булдырылды.
«Мобилизацияләнгәннәр белән беренче эшелоннар киткәч, безгә, ярдәм һәм киңәш сорап, күп кенә татарстанлылар мөрәҗәгать итә башлады, аларның туганнары 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация буенча чакырылган иде. Һәм без аларга төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә башладык, – дип сөйләде Сәрия Сабурская. – Кемгәдер госпитальдә дәвалануда ярдәм итәргә кирәк, кемнеңдер мобилизацияләнгән өчен акча алулар белән проблемалары булган. Борчулы сораулар да килә башлады – сугыш кырында хәбәрсез югалганны эзләүдә ярдәм итү үтенечләре. Барлык әниләргә сабырлыклары һәм мораль ярдәмнәре өчен рәхмәт! Сез илебезнең чын ир-атларын, чын патриотларын тәрбияләдегез!»
Татарстан омбудсмены билгеләп үткәнчә, хәзер махсус хәрби операция зонасында бер гаиләнең берничә әгъзасы – әтисе һәм улы, улы һәм оныгы булган очраклар бик күп. Яки бертуган ир-егетләр. Мәсәлән, очрашуда катнашучыларның берсе – Казанда яшәүче Венераның ике улы фронтка киткән.
«Олы улымны 2022 елның сентябрендә мобилизацияләделәр, хәзер аңа 39 яшь. Аның куркыныч, ләкин фронтта бик кирәкле хәрби белгечлеге бар – сапер», – дип уртаклаша хәрбинең әнисе.
Аның сүзләренчә, кече улы быелның февралендә абыйсы артыннан Ватанны сакларга киткән. Үз теләге белән китәргә карар кылган.
«Кечесенә 38 яшь тулды, аларның яшь аермалары юк диярлек. Гранатометчы булып хезмәт итә. Абыйсы алгы сызыкта булганда өйдә утыра алмавын әйтте. Ирем күптән үлде, малайларны ялгыз тәрбияләдем. Улларымның исән-сау кайтуларын көтәм, гел догалар укыйм. Шулай ук Ватанны саклаучы барлык сугышчыларыбыз өчен дә дога кылам», – дип сөйли ул.
Венера, кече улының авыр яраланганын белгәч, авыр минутлар кичерергә туры килүен әйтә. Дошманның пилотсыз очкычы аның аяк астында диярлек шартлый. Шартлау дулкыны хәрбине кырыйга алып ташлый, аяклары кыйпылчыклар белән яралана.
«Әлегә барлык кыйпылчыкларны да чыгарып бетереп булмады. Ләкин беләсезме нәрсә? Ул тернәкләнү узды һәм, әле бер аягы аксаса да, яңадан фронтка китте. Шул ук частька, үз егетләре янына», – дип сөйләде сугышчының әнисе.
Ике улы да даими рәвештә әнисенә хәбәрләр җибәреп тора. Без исән-сау, барысы да тәртиптә, дип язалар. Тиздән Җиңү белән кайтырга вәгъдә итәләр, күңелсезләнмәскә һәм борчылмаска кушалар.
«Менә мин алар кушканча позитив булырга тырышам. Барлык сугышчыларыбызга һәм аларның әниләренә, уллары, ирләре, якыннары Ватаныбыз өчен сугышкан хатын-кызларга сәламәтлек телим!» – ди ул.
ТР Иҗтимагый палатасында узган очрашуда катнашучылар өчен концерт күрсәтелә, шуннан соң һәркайсына бүләкләр тапшырыла.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә