news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бер ай комада ятты». Чирмешәндә ире кыйнап имгәткән 23 яшьлек хатын үлде

Хастаханәгә китергәндә хатынның бөерләре төшкән, бавыры имгәнгән була.

news_top
«Бер ай комада ятты». Чирмешәндә ире кыйнап имгәткән 23 яшьлек хатын үлде
https://pixabay.com

Татарстанның Чирмешән бистәсендә яшәүче Полина Р. вафат булды. Хатынны ире кыйнап имгәткән һәм ул бер ай комада яткан. Бу турыда Чистай район хастаханәсенә сылтама белән kazanfirst.ru хәбәр итте. 

Полина соңгы көннәрен шушы хастаханәдә уздырган. Аны бирегә апрель башында авыр хәлдә китерәләр. Соңрак ачыкланганча, ул бер ир-ат белән яши. Фаҗига булган көнне ир белән хатын көнчелек аркасында талаша башлый. Шул ук көнне ир исерә һәм хатынын вәхшиләрчә кыйнап ташлый. Бу хәлне Полинаны улы күреп тора.

Көнче ир хатынына шулкадәр каты итеп суга, 23 яшьлек хатынның эчке органнары имгәнеп бетә, бөерләре белән бавырына зур зыян килә. 

Хатын бер ай комада ята, кызганычка каршы, табиблар Полинаны коткарып кала алмый. 

Полинаны кыйнаган ир-атны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар