Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер ай элек коронавирус белән авырды». Чаллыда билгеле эшмәкәр вафат

35 яшьлек Никита Астахин хастаханәдә ятканда, шәфкать туташларының «барысының да кашлары бертөрле икән», дип шаярта.

news_top_970_100
«Бер ай элек коронавирус белән авырды». Чаллыда билгеле эшмәкәр вафат

Чаллыда билгеле эшмәкәр Никита Астахин үлгән. Моңа кадәр бер ай элек ул коронавирус белән авырып терелгән булган. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Мәрхүмгә 35 яшь булган. Ул түшәмнәр ясый торган оешма белән идарә иткән.

Быел ноябрьдә Астахин 5 нче хастаханәдә дәвалана. Ул социаль челтәрләрдә үзенең коронавирус белән авыруы турында яза. Соңгы постларының берсендә, 22 ноябрьдә, ул сәламәтләнүен, хастаханәдән чыгуын хәбәр итә.

«Мин авыру йоктырмыйм инде, миндә вирус юк, яшәячәкмен. Хастаханәдә яткан тугыз көнем гомергә истә калырлык булды. Башка кешеләр тормышы турында күпне белдем, аерым алганда, пенсионерлар хакында. Туйганчы ботка ашадым, ошый башлады. Хәзер тормышымны мондый могҗизадан башка күз алдыма китерә алмыйм», — дип сөйли Никита Астахин. 

Эшмәкәр сүзләренчә, бу көннәрдә ул аракы эчми, тәмәке тартмый, сәламәт яшәү рәвеше турында җитди уйлана башлый. Башкаларга да шуны тели. Астахин шәфкать туташлары турында да шаярта, «аларның барысының да кашлары бертөрле икән», ди. Барысына да сәламәтлек тели, үзләрен сакларга өнди.

Мәрхүмнең ВКонтактедагы шәхси сәхифәсендә туганнары, дуслары кайгы уртаклаша. «Авыр туфрагың җиңел булсын, Никитка. Әле дә ышана алмыйбыз. Бик ачык кеше иде», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100