news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер авылда яшәүчеләр бөтенесе квадроберга әйләнгән

news_top
Бер авылда яшәүчеләр бөтенесе квадроберга әйләнгән
Фото "Mash" телеграм каналыннан алынды

Һиндстандагы бер авылда яшәүчеләр барысы да квадроберга әверелгән. Алар шулай итеп чәчүлекләрне маймыллардан сакларга тели. Маймыллар уңышны урлый икән. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Авыл халкы чиратлап аю булып киенә, шулай итеп, маймылларны куркыталар. Биредәге фермерлар аю костюмы сатып алган. Халык, чиратлап, аю киеме киеп, басуларны сакларга чыга.

Чираты җиткән кеше эсседә аю тунын берничә сәгать киеп йөрергә мәҗбүр. Ләкин, шуңа да карамастан, маймыллар уңышны урлаудан туктамаган. Тик хәзер алар моны саграк эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар