news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер авылда янгында җиде кеше һәлак булган

news_top
Бер авылда янгында җиде кеше һәлак булган
https://tomsk.sledcom.ru/

Томск өлкәскндәге Колбинка авылында җиде кеше янып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Томск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Торак йортта фаҗига булганнан соң җинаять эше ачылган. Мәетләрне янгынны сүндергәндә тапканнар.

Якынча белешмә буенча, 17 июльгә каршы төндәбер катлы ике фатирлы йортка ут каба. Ул агачтан төзелгән булган. 

Янгын сүндерүчеләр хәрабәләр арасыннан җиде мәет таба, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, мәрхүмнәр - ике олы кеше һәм биш бала. Өлкәннәр 1974 һәм 1981 елда туган. Балаларның олысына 12 яшь, кечесенә 7 яшь булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар