«Бер авылда үстегез бит» – Яшел Үзәндә балачак дустын вәхшиләрчә үтерүчене хөкем итәләр
54 яшьлек Валерий Иванов балачак дустының корбаны була. Вячеслав Евстафьев белән алар бер авылда үскәннәр һәм гомер буе шунда яшәгәннәр. Бу инде Евстафьевның өченче корбаны. Авылдашлары сөйләвенчә, элегрәк ул үз анасын кыйнаган һәм аны базга үләргә ташлаган, тагын бер кешене кыйнап үтергән.

«Ул кеше түгел, ә ерткыч хайван – анасын таяк белән кыйнаган һәм базга үләргә ташлаган»
Аеруча рәхимсезлек белән үтерү турындагы эшне Татарстан Югары судында карый башладылар. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – элек күп тапкыр хөкем ителгән 54 яшьлек Вячеслав Евстафьев. Тикшерү версиясе буенча, ул балачак дустын ерткычларча кыйнаган һәм, ярым исән килеш, салкын сарайда үләргә калдырган. Фаҗига 17 гыйнварда Яшел Үзән районының Өтәшкә (Утяшки) авылында була.
Суд утырышына үлгән кешенең 4 кыз туганы килде. Процесс башланыр алдыннан алар үзләрен утырышлар залына чакыруларын дулкынланып көтте.
Алар абыйлары Валерий Ивановка 54 яшь булуы турында, аның студент улы калуы турында сөйләделәр.
«Бу – ерткыч, кеше түгел! Ул әнисен дә таяк белән кыйнап, базга ташлады – моның өчен аңа нибары 6 ел бирделәр! Моңа кадәр дә ул, сугышканда, кешене имгәтеп үтергән иде. Безнең абый аның өченче корбаны булды», – дип сөйләделәр мәрхүмнең апалары.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина
«Мин Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйдым: хөкем чыгаргач ук алып китәчәкләр»
Суд утырышында Евстафьевның чыннан да элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгәнлеге ачыкланды. Судьяның армиядә хезмәт итү турындагы соравына ул беренче тапкыр балигъ булганчы ук хөкем ителүен әйтте.
«18 яшь тулгач, мине утырттылар инде, шуңа күрә мин хезмәт итмәдем. Тик минем Оборона министрлыгы белән контракт 2022 елның гыйнварында ук имзаланган. Хөкем карарын чыгаргач ук алып китәчәкләр, диделәр», – диде гаепләнүче.
Беренче тапкыр ул 1989 елда үтерү өчен хөкем ителгән. Аннары 2003 елда – сәламәтлеккә авыр зыян китерүгә бәйле үлем аркасында, 2023 елда наркотикларны зур күләмдә саклаган өчен хөкем ителгән. Ләкин бу гына да түгел әле.
«Мин наркотиклар өчен шартлы рәвештә хөкем ителдем, тик узган чәршәмбедә миңа урлау өчен хөкем чыгардылар һәм шуңа күрә шартлы җәзаны гомуми режимлы колониягә алыштырдылар. 3 ел һәм 6 ай яки 7 ай бирделәр. Мин хәтерләмим», – дип аңлата гаепләнүче судьяга.
Евстафьевның биографиясе белән танышкач, рәислек итүче: «Бу инде – сезнең исәбегездә өченче кешене үтерү. Исегезгә төшерәм, хәзерге вакытта күрсәтелгән маддә буенча сезгә гомерлеккә иректән мәхрүм итү янарга мөмкин», – дип билгеләде ул.
Судта гаепләнүченең 4 баласы булуы билгеле булды, аларның икесе – балигъ булмаган яшьтә, аларга 7 һәм 11 яшь. Евстафьев өйләнгән һәм кулга алынганчы слесарь-монтажчы булып эшләгән.
«Сез бер авылда үстегез бит, ни өчен син аны вәхшиләрчә үтердең?»
Дәүләт гаепләве вәкиле Динар Сәетов судта үтенеч белән чыгыш ясады: ул 4 июньдә гаепләнүчене сак астында тоту вакыты бетәчәген белдерде һәм бүгенге утырышта чик кую чарасын озайту мәсьәләсен хәл итүне сорады.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина
«Евстафьевны 22 ноябрьгә кадәр 6 айга сак астына алуыгызны сорыйм», – дип белдерде Сәетов.
Бу үтенеч буенча фикерне суд зыян күрүчедән сорады. Зыян күрүче дип, үтерелгән кешенең олы апасы Галина Әхмәдуллинаны таныганнар. Хатын трибунага чыкты да кыска гына итеп: «Әлбәттә, мин риза», – дип җавап бирде. Ләкин соңыннан хис-кичерешләрен җиңә алмыйча, гаепләнүчегә мөрәҗәгать итте: «Ни өчен, Слава? Сез бер авылда үстегез бит. Ни өчен син аны шулай вәхшиләрчә үтердең? Синнән шуны гына сорыйсым килгән иде», – диде ул һәм елап җибәрде.
Судья хатын-кызның хис-кичерешләренә хөрмәт белән карады һәм аңа кисәтүләр ясамады. Хөкем ителүчегә сак астында тотуны озайту турындагы сорауны биргәч, ул исе китмичә генә: «Мин каршы түгел. Тик шуны ачыкларга гына телим: кулга алынганда миннән алган әйберләремне ничек кайтарырга?» – диде ул, зыян күрүченең күз яшьләренә игътибар итмичә.
Судья, арестны озайту турында карар чыгару өчен, киңәшмә бүлмәсенә китте.
«Барысы да канда икәнен күрдек, энем беркайда да юк иде»
Бу вакытта Галина Әхмәдуллина журналистларга абыйсын үтерү турында сөйләде.
«Алар бер авылда үстеләр, һәрвакыт бергә булдылар, дуслар иделәр. Мондый хәлнең ничек булганын без хәтта белмибез дә. Билгеле булганча, Слава безнең абый янына кич белән шешә алып килгән. Алар эчәргә өлгергәнме, юкмы, без белмибез. Күрәсең, Слава Валерага шешә белән суккан, һәм ул аңын югалткан. Валера ялгыз яши иде. Без аңа шалтырата алмагач, борчыла башладык. Якында яшәгән сеңелләрем аның янына китте – өйдә бар нәрсә канда булуын күргәннәр, абый беркайда да булмый. Өйдә аның киемнәре төрле җирдә яткан – ул бер футболкадан чыгып киткән кебек тоела, гәрчә гыйнвар булса да», – дип сөйләгән Галина.
Сеңелләрем күршеләрдән абыйны берәрсе күрмәдеме икән дип сораган. Евстафьев янына да барганнар, ләкин Евстафьев аларны кире каккан.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина
«Ул кичне бергә эчкәннәрен генә әйтте, ә аннары ул, янәсе, өенә кайтып киткән. Без полиция чакырттык, хастаханәләргә һәм моргларга шалтырата башладык – абый беркайда да юк иде. Беренче шикләнелүче Слава булды – оперативниклар шунда ук аның янына киттеләр. Башта ул беркемне дә кертмәде, аннары аны көчләп кулга алдылар һәм бүлеккә алып киттеләр. Анда ул барысын да таныды», – дип искә ала Галина Әхмәдуллина.
Мәрхүмнең апасы сүзләренчә, җинаятьтә шикләнелүче үзе ир-ат мәете яткан сарайны күрсәткән.
«Валера трусиктан һәм бер оекбаштан иде. Күрәсең, өйдән алып чыкканда, Слава аны чишендергәндер. Ул үзеннән соң барысын да чистарткан, киемнәрен кресло артына ташлаган. Күрәсең, Славаның наркотиклардан һәм, өстәвенә, тагын алкогольдән «түбәсе киткән»дер. Ул күпләргә һөҗүм итте, күпләрне кыйнарга, үтерергә теләде. Авылда ул менә шулай яшәде», – дип сөйли ул.
«Без аның гомерлеккә хөкем ителүенә ирешергә тырышачакбыз»
Әңгәмә суд залында узды, шуңа күрә гаепләнүче барысын да ишетте. Ул «аквариум» пыяласына шакый һәм кычкыра башлады:
«Син булмаганны сөйләмә! Булмады андый хәл!» – диде Вячеслав Евстафьев, ачу белән.
Аны тынычландыру өчен, конвой журналистларны һәм зыян күрүчене суд залыннан чыгарга сорады. Шунда Галина сөйләвен дәвам итте.
«Белгәнебезчә, ул абыйны өйдән сөйрәп чыгарган, машинасына салган һәм үз өенә кадәр алып барган. Шунда ул аны салкын сарайга утыртып калдырган. Ул төнне урамда -18 градус иде. Валера исән булган, әгәр салкын булмаса, бәлки, ул исән дә калыр иде», – дип уртаклашты мәрхүмнең туганы.
Ул абыйсының ишетү буенча инвалид булуын, әти-әниләре йортында яшәвен һәм беркайда да эшләмәвен – аның кереме пенсия генә булуын сөйләде.
«Алар Слава белән гомер буе дус булдылар, һәрвакыт аралаштылар, бер-берсенә йөрештеләр. Алар арасында нәрсә булганын белмим», – дип билгеләде ул.
Валерий күп балалы гаиләдә үсә, алар 9 бала була. Әти-әниләре күптән вафат. Аларның йорты буш тора, шуңа күрә Валерий шунда яши. Хатыны белән аерылышканнан соң, апалары сүзләренчә, ул ялгыз яшәгән.
«Мин абыемның үлемендә гаепле кешенең махсус хәрби операциягә (СВО) китүен теләмим. Төрмәдә утырсын. Без аның гомерлек срокка хөкем ителүенә ирешергә тырышачакбыз. Шулай ук без, апа-сеңелләр белән, мораль зыянны компенсацияләү турында дәгъва бирергә планлаштырабыз», – дип белдерде Галина Әхмәдуллина.
Киңәшмә бүлмәсеннән чыккач, судья арест вакытын 6 айга озайту турындагы карарны игълан итте.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина