Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртәнге янгында өч бала тереләй янып үлгән, яшь әти-әни һәм тагын бер бала хастаханәдә

news_top_970_100
Иртәнге янгында өч бала тереләй янып үлгән, яшь әти-әни һәм тагын бер бала хастаханәдә
https://61.mchs.gov.ru/

21 сентябрьдә иртән иртүк Ростов өлкәсенең Боков районында янгында өч бала һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

2018, 2021, 2022 елларда туган сабыйлар Астахов хуторындагы шәхси йортта янып үлгән.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, фаҗига бер катлы кирпеч йортта була. Өй эче тулысынча янып бетә, түбә ишелеп төшә.

Янгын хәрабәләрен актарган чакта, ике айлык кыз бала, бер яшьлек кыз бала һәм дүрт яшьлек малай мәете табыла.

Мәрхүм балаларның 19 һәм 25 яшьлек әти-әнисен һәм 3 яшьлек кыз баланы хастаханәгә илтәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100