Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер авылда җир убылгач, кешеләр яши торган йорт чокырга төшеп киткән

Чокырның диаметры 10 метр чамасы булган, хәрабәләрне актарганда, төптә 70 яшьлек әби мәетен тапканнар.

news_top_970_100
Бер авылда җир убылгач, кешеләр яши торган йорт чокырга төшеп киткән
https://32.mchs.gov.ru

Брянск өлкәсендәге Вышков авылында 16 октябрь иртәсендә гадәттән тыш хәл була. Иртәнге бишенче яртылар тирәсендә җир убыла һәм торак йорт чокырга төшеп китә. Бу өйдә ике хатын-кыз яшәгән. Әлеге вакыйга турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Җир убылган урында бик тирән чокыр барлыкка килә. Шаһитлар сүзләренчә, йорт ике гаиләгә бүленгән. Аның бер өлеше төшеп киткән чокыр тирәнлеге алты метр чамасы. Өйнең икенче ягы исә җимерелми калган.

Җимерелгән якта ике хатын-кыз яши. Аларның берсен чокырдан бик тиз тартып чыгаралар, тик икенче хатынны таба алмыйлар. Бу хәл яңгырлар күп яугач, грунт ишелү аркасында барлыкка килгән дип фаразлыйлар. Шул чокырның диаметры 10 метр чамасы тәшкил итә.

РИА Новости агентлыгы фаҗига урыныннан кадрларны күрсәтте. Соңрак хәрабәләрне актарганда, олы яшьтәге хатынның мәетен тапканнар. 70 яшьлек әби гәүдәсе ун метр чамасы тирәнлектәге чокырда булган, диелә агентлык хәбәрендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100