news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер авылда берьюлы егерме шәхси йорт янып беткән

news_top
Бер авылда берьюлы егерме шәхси йорт янып беткән
Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, Омск өлкәсенең Новоалександровка авылында һәм Называевск шәһәрендә янгыннардан соң, җинаять эше ачылган. 

Якынча белешмә буенча, Называевск шәһәрендә янгын электр подстанциясендә башлана. Аннары ут коры үләнгә күчә һәм башка йортларга тарала. 88 корылма янып беткән, һәлак булучылар юк.

Новоалександровка авылында исә 24 корылма янып беткән, 65 яшьлек ир-ат һәлак булган..

«Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, урында тикшерүчеләр эшли, диелә хәбәрдә. 

Янгында 20 шәхси йорттан хәрабәләр генә калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар