Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер авылда бер көндә җиде йорт янып беткән

Янгын чүп-чар ягудан килеп чыккан булуы ихтимал.

news_top_970_100
Бер авылда бер көндә җиде йорт янып беткән
https://55.mchs.gov.ru

2 майда Омск өлкәсенең Любинск районында урнашкан Төньяк Любинск авылында бер көндә берничә йорт янып беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Омск өлкәсе буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башта 13.55 сәгатьтә Совет урамындагы шәхси йорт яну турында хәбәр итәләр. Ут күршегә күчү куркыныч була. Шулай итеп ике фатирлы ике йорт һәм каралты-куралар янып бетә. Янгын 600 квадрат метр мәйданда була. Ут чүп-чар ягудан чыккан дип фаразлыйлар.

Шул ук көнне 15.00 сәгатьтә Совет урамыннан 1,5 км ераклыктагы Степная урамында кабат янгын чыга. Коткаручылар килгән чакта биредә берьюлы өч йорт яна торган була. Янгын 700 квадрат метр мәйданда була.

Янгыннарда имгәнүчеләр юк.

Омск прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган.

Омск өлкәсенең «Иртыш» каналы хәбәр иткәнчә, бу көнне авылда җиде йорт янып беткән, шуларның берсендә кешеләр яшәми. Очкын сарай түбәсеннән чыккан, я кырдан очып килгән булуы ихтимал. Янгынны караңгы төнгә кадәр сүндергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100