Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер атнадан үлде»: Сәүдә үзәгендә батутта сикергән 24 яшьлек егет муенын сындырган

Улы белән уйнарга килгән яшь әти сальто ясый.

news_top_970_100
«Бер атнадан үлде»: Сәүдә үзәгендә батутта сикергән 24 яшьлек егет муенын сындырган
https://pixabay.com/

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәүдә үзәгендә урнашкан батутта сикергәндә 24 яшьлек егет муенын сындырган. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен тырышса да, бер атнадан ул вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Имгәнгән ир-ат хастаханәдә аңына килмичә 3 гыйнварда үлеп киткән.

26 декабрьдә яшь әти нәни улы белән батутта сикереп уйнарга бара. Ул сальто ясамакчы була һәм имгәнә. Шуннан соң аны хастаханәгә алып китәләр. Аның умыртка сөяге сынган һәм ул комага киткән.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100