Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер атна операция ясамыйча интектергәннән соң, сукыр эчәге авырткан яшь хатын үлгән

Бер атна операция ясамыйча интектергәннән соң, сукыр эчәге авырткан яшь хатын үлгән

news_top_970_100
Бер атна операция ясамыйча интектергәннән соң, сукыр эчәге авырткан яшь хатын үлгән

Свердловск өлкәсенең Первоуральк шәһәрендә 29 яшьлек Екатерина П.ның эче бик авырткан һәм ул табибларга мөрәҗәгать иткән. Ашыгыч ярдәм табиблары аппендикс — сукыр эчәге ялкынсынган дип диагноз куйган һәм авыруны хастаханәгә алып килгән. Ләкин хастаханә табиблары бу диагнозга игътибар итмәгән. Алар бер атна буена авыруның чыганагын билгели алмаган. Екатерина исә, ике баласын ятим калдырып, вафат булган. Бу турыда pervouralska.net порталына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Хастаханәдә берничә көн дәвамында Екатеринага антибиотиклар кадыйлар. Ләкин бу дарулар хатынга ярдәм итми. Хастаханә табиблары хатынның аналыгы ялкынсынган дип фаразлый.

Екатерина югары температурадан, каты авыртудан интегә. «Табиблар яныма килеп тә карамый», дип иренә шалтыратып зарлана. Берничә көннән Екатеринаның хәле тагын да начарлана. Шул вакытта гына аны операция өстәленә салалар. Ләкин инде соң була. Екатерина шунда җан бирә.

Первоуральск хастаханәсе табиблары үзләрен гаепле дип санамый. Алар рәсми нәтиҗә чыкканны көтәргә тәкъдим итә. Паталогоанатомнар ясаган нәтиҗә буенча, яшь хатын үлеменең сәбәбе сукыр эчәге үлекләү — «острый аппендицит с генерализованным перитонитом», диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100