news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер атна элек югалган бала мәетен күршеләрнең бакчасында тапканнар

Опека органнары бу гаиләдән җиде баланы күптән алып киткән, 1 яшь 9 айлык Ангелинаны гына анасы белән калдырып торган булганнар.

news_top
Бер атна элек югалган бала мәетен күршеләрнең бакчасында тапканнар
Тикшерү комитеты

Новгород өлкәсенең Холм авылында бер атна элек нәни кыз бала югалган иде. Сабыйның мәетен өе тирәсендә генә тапканнар. Волонтерлар исә әйләнә-тирәдәге урманнар һәм кырлар буйлап дистәләрчә километр мәйданы карап чыкты. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ангелина исемле кызга 1 яшь 9 ай була. Сабый 25 гыйнварда югала. Аның мәетен күршеләрнең участогында кар көртендә табалар. Күрше хатын кар көри башлый һәм сабыйның мәетен таба. Баланың өстендә киеме юк, көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган.

Узган атнада Ангелинаның анасын һәм үги атасын кулга алганнар. Бу гаилә инде күптән махсус хисапта торган. Аларның җиде баласын моңа кадәр үк опека алып киткән, Ангелина кечкенә булганга гына анасы белән калган булган.

Анасы сүзләренчә, ул кер юган чакта, бала югалган. Хатын ирен дә баласын үтерүдә гаепләгән. 

Мунча мичендә сөякләр табылгач, сөякләр баланыкы дип тә уйлаганнар. Тик экспертиза сөякләрнең кешенеке булмавын ачыклаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар