news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер ата ике улын атып үтергән

Балаларын үтергән пенсионер елга буенча барып, үзенә-үзе кул салган.

news_top
Бер ата ике улын атып үтергән
Кемерово өлкәсендәге Пача авылында пенсионер ир-ат ике улын атып үтергән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Җинаятьче кеше 42 һәм 31 яшьлек улларын үтергән. Мәетләрне якшәмбе көнне, 21 октябрьдә, иртәнге якта тапканнар. Мәрхүм ир-атларның берсен үтерүче уллыка алган, икенчесе исә пенсионерның үз улы булган. 

68 яшьлек ир-ат улларын үтерү өчен аучы мылтыгын кулланган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Кемерово буенча идарәсендә сөйләгәннәр. 

Балаларын үтергәннән соң, бу ир-ат елга буена бара. Шунда ул үзен-үзе кул сала. Һәлак булган өч ир-ат та төрмәдә утырып чыккан кешеләр. Фаҗига урынында экспертлар эшли. Җинаятьченең ни өчен бу эшкә барганын полиция ачыклый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар