Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ананың биш улы (Кәрим Кара)

Ир-атлар күпкә иртәрәк китәләр. Гадәттә, хатын-кызлар бер сүздән моның сәбәбен дә әйтеп бирәләр. Алар белмәгән ни бар бу дөньяда?

news_top_970_100

Көчле зат үзе гаепле икән барысына да. Үз тазалыкларын кайгыртмыйлар, врачларга йөрмиләр, барыннан бигрәк начар гадәтләр кыскарта икән безнең гомерне. Мәктәп яшеннән тәмәке суырырга тотынабыз. Алдагы язмышыңда үпкә рагын көт тә тор. Чит-ят хатын-кызларга артык игътибар итәбез. Ни өчендер, бик ачык әйтелми, әмма бу сулга йөрүләр нык кыскарта икән тормышны. Һәм, әлбәттә, иң төп сәбәп — хәмерне чамасыз куллану. Капланып төшеп эчә бит ир-ат! Кайгы килсә, шатлык бусаганы атлап керсә, күңелсез булса, бәйрәмнән алда, бәйрәмнән соң, иптәшләр белән, ялгыз бикләнеп, беренче кар яуса, күршенең малае туса, дошманы үлсә, һич булмаса хатыны телеңне йотарлык тәмле, бер дигән закускалык ризык пешерсә…

Хаклык бар бу сүзләрдә, нигә яшерергә. Сәбәпләре дә санап бетергесез. Минем, мәсәлән, бер Илсөярнең авызыннан: «Илнең матди хәленә булышлык күрсәтү йөзеннән хәлдән килгән кадәр кабул итәм», — дигән тәгъбирне ишетергә туры килде. Ил өчен яшәгән кешеләр тирә-якта тулып ятканда тагын нинди нәтиҗә булуы мөмкин? Чебен урынына кырылалар ир-атлар. Хәмер аркасында. Бу турыда талантлы язучы Хәсән Сарьянның да шәп әсәре бар. Әлеге исем астында…

Әмма бөтенләй башка сәбәпләр дә безнең затларның сирәгәюенә йогынты ясарга мөмкин икән. Бер гаилә тарихында ачык мисал.

Минем күз алдында биш егет үстеләр алар һәм бер-бер артлы фани дөнья белән хушлаштылар. Аракы эчмәделәр, тәмәке тартмадылар, чит хатын-кызларга күтәрелеп карамадылар. Ә менә сиңа…

Иң олысы Фаил минем белән бер класста укыды. Мулла песие төсле шым гына, чебенне дә рәнҗетмәс малай иде ул. Гәүдәгә дә ябык кына, кул тиресе үтә күренеп тора, йөзенең аклыгы хәйран калдыра иде. Бик сабыр, бик тырыш, максатлы малай булды. Һәр дәрескә җиренә җиткереп әзерләнеп килә, һәр сорауга җавабы әзер, гел укытучыга гына карап утыра. Мин үзем, мәсәлән, караңгы төшкәнче туп тибәм дә китапларны иртә белән генә алыштырып алам. Аннан соң һәр дәрестә укытучының күзенә салынмаска тырышып, алда утырган иптәшемнең киң җилкәсе артына ышыкланып үткәрәм.

Без Фаил белән икебез ике урамда яшәдек. Авыл зур, балачакта юлыбыз кисешкәне булмады диярлек. Хәер, үсмер чакта кемнеңдер тормышы сине кызыксындырамыни? Син бит Җир тоткасы, Кояш синең тирәли генә әйләнә. Дәрес барган чакта аның бөтенләй йөзе бозылып, партага сузылып ятып алганнарын хәтерләп калам шулай да. Нигә укытучылар моңа бер сүз дә әйтмиләр икән дип аптыраганнарым истә. Әгәр мин шулай сузылсам, ниләр булып бетәр иде икән?

Еш дәрес калдыра иде Фаил, кызларның колактан-колакка чирли-чирли дип пышылдашканнары күз алында тора. Ниндидер эшләргә катнашмады ул, бәрәңге казымады, мәктәп бакчасында түтәл ясамады, тимер-көл җыймады. Фаилнең алай йөрерлек хәле дә булмаган икән. Тугызынчы классны тәмамлар алдыннан, шомыртлар чәчкә атканда йокысыннан уянмаган ул. Соңыннан билгеле булды: озак еллар акканлылык белән чирләгән… Ул чакларда бу чиргә каршы тора алдымы икән табиблар? Берәр дәва булса да, караңгы авыл баласына кайдан эләккән ди андый дәвалар…

Гаиләдән икенчесе Финат дигәне, киресенчә, төптән чыккан, киң бәдәнле, тарамыштан гына торган нык егет иде. Ул миннән ике класс түбән укыды. Артык макталганын белмим. Мәгәр мәктәп буенча үткәрелгән барлык спорт ярышларында беренчелек гел анда иде инде. Район күләмендәге ярышларда да сынатмады, гел призлы урыннар яулады. Андый таза егетләр аерым төркем булып йөрделәр клуб тирәсендә. Мин шәхсән олырак булсам да, бәйләнүдән ерак булдым ул шәплеләргә.

Шуннан Финат хәрби офицер булырга хыяллана башлады. Бу вакытта мәктәпкә яшь физкультура укытучысы җибәргәннәр иде. Спортка мөкиббән киткән кеше булып чыкты бу. Фатирда торган карчыгының ишегалдында иртәләрен салкын су белән коена, авыл урамнары буйлап йөгерә. Бар-малай-шалай моңа ияреп чаба башлады, барысы турниклар эшләп куйдылар.

Ай - ай ярым үткәч, бу төркем шактый кимеде. Укытучы кырыенда ике-өч үсмер генә калды. Шуларның берсе Финат иде.

Хәрби уку йортына эләгә алмады егет, ниндидер балл җитеп бетмәгән диделәр. Хәрби хезмәткә яше җиткән иде, Финатны Термез шәһәрендә учебкада, диделәр. Аннан туры Әфганстанга алып киткәннәр. Ул чакта без әфганнарга гуманитар ярдәм күрсәтә идек. Бер бәрелештә Финат әсирлеккә эләккән. Үзсүзле егет иде, дошманнарның ыңгаена тормагандыр. Аны вәхшиләрчә җәзалап үтергәннәр. Бәлки бу билгеле булмас иде, безнекеләр ул әсирлектә булган кышлакны азат иткәннәр. Шунда тап булганнар мәетенә.

Геройларча үлгән солдатны туган авылына алып кайтып, хөрмәтләп җирләделәр. Хезмәт иткән частеннән командирлар килгән иде, район җитәкчеләре нотык сөйләделәр, пионерлер каберенә веноклар салдылар. Әнә шулай китеп барды арадан Финат…

Өченчесен, Рифатларын мин бик яхшылап белмим. Аны шәһәрдә яшәгән якын туганнары карауга алганнар инде. Миңсылу апа белән Нәгыйм абыйга авырга туры килгәндер биш бала үстерүләре. Нәгыйм абый үзе һич тә тазалыкка туймады, җиңел-җилперәк эшләргә йөрде. Сөйләшкәннәрдер-килешкәннәрдер инде Миңсылу апа ягындагы баласыз гаилә белән.

Ничек булса булган, Рифат шәһәрдә үсте, бары җәйге каникулларда гына кайтып, озаклап торып китә иде ул. Туганнары яхшы гына һөнәр үзләштерергә дә ярдәм иттеләр шикелле. Аның өчен дә бер әтнәкәсе килеп чыкты: Украинада Чернобыльда шартлау булды. Ул вакытта сорап тору юк. Родина зовет, Родина просит! Егерме дүрт сәгать эчендә алып киткәннәр егетне. Аннан кайткач бер-ике еллап йөрде әле ул култык таягына таянып.

“Менә ашыйм, - ди иде ул, — нәрсә чәйним – Алла белсен. Чүбәкме, итме – аермыйм. Авызның тәме юк». Радиация нурланышы бар организмын кашаткан инде мескенкәйнең. Үз хәлен белә иде, хушлашып йөрде авылдашлары белән…

Дүртенчесен, Миратны, бар авыл халкы үз итә иде. Малай чагыннан шундый булды. Телгә беткән, аны тыңлап торсаң,, ирексездән көләргә тотынасың. Кайдан чыгып торадыр аннан шундый кызык-мәзәкләр. Ярдәмчел иде. Күрше карчыгы суга чыкса, каршына йөгереп барды, кулыннан чиләген алды. Якын-тирәдә печән кертә башласалар, сәнәк алып, ул ярдәмгә ашыга иде. Бер эштән курыкмады.

Мират та армиядән соң шәһәргә чыгып китте. Авыл җирендә эшсезлек башланган иде инде. Кешеләр белән сөйләшә белә иде, җайлы гына эш тапты, торыр урын да биргәннәр, имеш, эшләгән җиреннән. Ул өлгерлеге, җитезлеге, тырышлыгы белән әллә нинди үрләргә үрләр иде вакыты белән. Язмаган икән анысына да…

Үзең күреп-белеп тормагач, фикер йөртү кыен. Әмма якыннарының, туганнарының сөйләве буенча фаҗига болайрак булган. Ул вакытта, туксанынчы елларда, урысчалап әйткәндә, беспредел башланган иде һәр тарафта. Законнар эшләми, көчленеке заамана, җанкыярлар бар кешеләрне учларында йомарлап тоттылар. Билгеле инде, тәртипле, тәүфыйклы Миратның ул адәм актыкларына бер катнашы да булмаган. Очраклы рәвештә генә болар белән сукмаклары кисешкән. Эштән соңмы, берәр иптәшеннәнме, кичкырын гына парк аша кайтып барган булган Мират. Һәм моның борылышында ике төркем яшьләр килеп бәрелешкәннәр. Безнең егет шым гына үтеп китәргә уйлаган да соң, әмма аны да эләктереп алганнар өермәгә. Тарткалашу башланган, сугыш киткән, кемдер пычак тартып чыгарган кесәсеннән. Килеп җиткән милиционерлар уптым илаһи төягәннәр барысын машиналарына. Мират, әлбәттә, үзенең очраклы гына килеп эләгүен исбатларга тырышкан. Ә теге пычак ярасы алганы күп кан югалтып җан тәслим кылган.

Утны-суны кичкән башкисәрләр үзара берләшеп алып, бар гаепне Мират өстенә өйгәннәр. Вәт ул корал кулланды, иптәшебез аның кулыннан үлде, без тыныч кына сөйләшеп тора идек, фәлән-фәсмәтән…

Изоляторга илтеп япканнар бер гаепсез егетне. Бәлки соңыннан, гадел тикшерүче эләгеп, төбенә тоз куеп, дөреслекне ачыклый алса, Миратны азат та иткән булырлар иде. Бәлки, бәлки… Ләкин бурлар халкының үз законы. Безнең иптәшнең җанын кыйган дип Миратны үзара үлемгә хөкем иткәннәр. Теге йоклап киткәч, колагына кадактан озынрак заточка төбәп, миенә кадәр сугып керткәннәр. Шулай да рәхимсез, мәгънәсез үлем…

Соңгылары Рәхимгә язмыш чынлап та рәхимлерәк булды. Шактый гына яшәде әле ул. Өйләнде, өч кыз үстерде, өй салды. Бу вакытта әтисе үлгән иде инде. Әнисен гел үзе янына күченергә кыстап карады. Якыннарымның каберләре яныннан беркая да китмим дип аяк терәп каршы торды Миңсылу апа. Башына төшкән кайгылардан чәче ап-ак булган иде инде аның, елый-елый күзләре болаңгырланды, бер саны гел калтырап торыр булды. Нервылардан дигәннәр врачлар. Нәрсәдән икәне билгеле инде. Ә шулай да тагын күрәселәре калган икән әле ана кешенең. Төпчеге Рәхиме белән бер авыз сүз әйтеп хушлаша да алмый калды ул.

Рәхим янгын сүндерүче иде. Хәтерлим, гел шаярта идек үзен. Эш авыр синең дип көлә идек, иртән йоклап торгач, тагын йокларга эшкә барырга кирәк… Шул яшенә җитеп, бер сыдырылган җире дә булмаган аның. Иптәшләре ниндидер бәлагә тарып тора, ә бу тамгаланган төсле. Алай булса да ярамый, имеш. Бер булды - берәгәйле булды. Зур янгын чагында ул чормадан бүлмә эченә егылып төшкән. Иптәшләре чак кереп коткарып калганнар үзен. Әлбәттә, ашыгыч ярдәм белән тиз генә больницага озатканнар, бар белгечләр урап алганнар ярдәм күрсәтергә. Тәненең күп өлеше пешкән булган Рәхимнең. Җыелып килеп җиткән туганнарының берсен дә кертмәгәннәр янына. Алай да ике сүз генә язып чыгарган әнисенә. Мин ул кәгазь кисәген үз күзләрем белән укыдым. “Әни, — дигән үлем белән тартышып яткан бала, — без барыбыз да үлеп беттек. Ходай ярдәм бирсен инде үзеңә…”

Нишлисең, ирләр шулай иртәрәк китә. Сәбәпләре дә, ай-һай, санап бетермәле түгел. Яраткан ярлары, картайган әниләре, аякка басмаган балалары ятим кала. Ә һәркемнең озын-озак, шатлыкта, бәхеттә, искиткеч гүзәл җир йөзендә яшисе килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100