Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ана балаларын 17 ел буена кыйнап җәзалап торган

Бер ана балаларын 17 ел буена кыйнап җәзалап торган

news_top_970_100
Бер ана балаларын 17 ел буена кыйнап җәзалап торган
Вологда өлкәсендә тәрбиягә алган балаларын бик озак вакыт дәвамында җәзалап яшәгән хатынны хөкем итәчәкләр. Эш материаллары судка җибәрелгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының вологда өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Тикшерү версиясе буенча, бу хатын 1995, 2002, 2003 елда туган кызларын даими рәвештә кыйный, ашатмый, бәдрәфкә бикләп куя. Хатын балаларга өйдәге авыр эшне эшләтә, теләсә нинди һава шартларында урамда хуҗалык эшләрен башкарырга мәҗбүр итә. Бу хәлләр 17 ел чамасы - 2002 елның мартыннан 2019 елның гыйнварына кадәр дәвам итә.

Тикшерүчеләр утыздан артык шаһитны сораштырган, алар арасында күршеләр дә, укытучылар да бар. 

Бу хатынга "Балигъ булмаган балаларны тәрбияләү вазифаларын башкармау һәм җәзалау" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү барышын Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольдә тоткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100