news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әби трактор таптагач исән калган һәм авариягә очраган ашыгыч ярдәм машинасында үлгән

news_top
Әби трактор таптагач исән калган һәм авариягә очраган ашыгыч ярдәм машинасында үлгән
Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча идарәсе

Краснодар краеның Ейск шәһәрендә авариядә 74 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, әбине иртәнге якта трактор таптый. Җитди имгәнгән карчыкны Краснодарга ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китәләр. Тик юлда ашыгыч ярдәм машинасы йөк машинасына бәрелә. Әби һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«1 сентябрьдә 20.40 сәгатьтә Краснодар-Ейск юлында ашыгыч ярдәм һәм ГАЗон машиналары бәрелешә. 74 яшьлек хатын-кыз һәлак була», – диелә Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча идарәсе хәбәрендә.

Ашыгыч ярдәм йөртүчесе, фельдшер имгәнә, аларны хастаханәгә салганнар. Йөк машинасын йөртүчене реанимациягә озатканнар. Авария китереп чыгаручы әлегә билгеле түгел, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар