Заправкаларга озын чиратлар эшкә соңга калуга нигезле сәбәп була ала, чөнки бу экстрен һәм форс-мажор хәл булып санала. Бу турыда Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясенең коммуникацияләр департаментында сөйләделәр, дип хәбәр ителә ТАСС агентлыгы.
«Заправкаларга берничә километрга сузылган чиратлар, җәмәгать транспорты рейсларын гамәлдән чыгару һәм башка форс-мажорлар хәзерге тынгысыз заманда – еш күренеш. Еш кына нигезле сәбәп булып (суд практикасы анализы нигезендә) ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итү, форс-мажор хәлләр, стихияле бәла-казалар һәм гадәттән тыш хәлләр, дәүләт яки җәмәгать бурычларын башкару санала», – диелә хәбәрдә.
Департаментта аңлатуларынча, эшкә соңга калу турында тизрәк хәбәр итү мөһим, сәбәбен дә әйтергә кирәк. Җитәкче соңга калуны раслый торган документлар таләп итәргә мөмкин.
Җитәкчелек тарафыннан шелтәләр булган очракта, профсоюз оешмасына мөрәҗәгать итәргә, соңга калуга сәбәп булган форс-мажор турында җыелган документларны һәм фактларны тәкъдим итәргә киңәш итәләр.