Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бензин ташый торган машина белән авариядә табиблар бригадасы үлгән, ике йортка ут капкан

news_top_970_100
Бензин ташый торган машина белән авариядә табиблар бригадасы үлгән, ике йортка ут капкан
видеодан скриншот

30 августта иртә белән Ярославль шәһәре янында ашыгыч ярдәм машинасы, җиңел машина һәм бензин ташый торган машина бәрелешкән. Биредә өч кешедән торган табиблар бригадасы һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ярославль өлкәсенең Воробино авылында юл һәлакәтеннән соң ике шәхси йортка ут капкан. Янгын 200 квадрат метр мәйданда булган. 

Әлеге фаҗигадән соң җинаять эше ачылган. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәр иткән.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, авариядән соң ягулык түгелгән. Машиналар белән бергә, шәхси йортка да ут капкан. Табиблар бригадасы һәлак булуын төбәк губернаторы Михаил Евраев раслаган.

«Ягулык түгелгән, ашыгыч ярдәм машинасына ут капкан, аннары ут күршедәге йортларга күчкән. Кызганычка, бөтен бригада һәлак булды. Туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә ярдәм итәрбез», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100