news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бензин ташый торган машина белән авариядә җиде кеше һәлак булган

news_top
Бензин ташый торган машина белән авариядә җиде кеше һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Белгород өлкәсендә бензин ташый торган машинага бәрелгән автобуста 7 кеше һәлак булган, 3 кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Төбәк губернаторы Telegram каналында хәбәр иткәнчә, фаҗига Щебекинский шәһәр округында була.

Пассажирлар утырган «Газель» автобусы юл кырыенда торганда бензовозга бәрелә. Һәлак булучылар – пилорама хезмәткәрләре, алар эштә кайтып килә торган була, диелә хәбәрдә.

Урында экстрен хезмәтләр эшли.

Белгород өлкәсе башлыгы сүзләренчә, зыян күрүчеләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, авария сәбәпләре ачыкланачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар