Бензин сыйфатын ничек тикшерәләр - лабораториядән репортаж
Республикада 26 октябрьдән бирле автоягулык станцияләрендә бензин һәм дизель ягулыгы сыйфатын тикшерү буенча айлык бара. Хәзерге вакытта 218 автоягулык станциясеннән 392 проба алынган. Бензин сыйфатын ничек тикшерәләр? Безнең журналист моны үз күзләре белән күреп кайтты.
Билгеләнгән көнне безне Казандагы бер ягулык салу станциясенә чакырдылар. Килүебезгә журналистларны Татарстанның Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе урынбасары Шамил Гомәров каршы алды.
Бер «колонка» янына җыелыштык. Өстенә махсус форма, кулына перчаткалар кигән тикшерүче канистрага колонкадан бензин салды һәм соңыннан янәшәдә торган машина багажнигындагы өч пыяла шешәгә тутырды. Лабораториягә тапшырасы ягулыкны шулай шешәләргә салып алып баралар икән.
Шешәләрнең берсе лабораториягә, икенчесе — саклануга җибәрелә. Беренче шешәдәге ягулык сыйфаты нормаларга туры килмәсә һәм ягулык станциясе җитәкчесе тикшерүләр нәтиҗәсе белән килешмәсә, саклануга дип алынган икенче шешәдәге ягулык тикшерелә икән. Бутылкаларга пломба салына, ягулык маркасы, норматив документлар язылган бирка беркетелә. Шуннан соң гына пробалар лабораториягә китә.
«Бүгенгә лаборатория без тапшырган пробаларның 70 %ка якынын тикшерде. Әлеге пробаларны 3 мобиль төркем җыя», — дип өстәде Татарстанның Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Шуннан соң без лабораторияга юл тоттык. Ишекне ачып керү белән, дезинфекцияләүче җайланма күзгә ташланды. Һәркем кулларын чистартып, зарарсызландырып керә. Кабинетка керү белән уң якта өстәлдә целлофан пакетта маскалар куелган — анысын да киеп керәсе. Минем башка: «Хезмәткәрләренең сәламәтлекләре турында кайгырталар икән», - дигән уй килде.
Каршыда тагын бер өстәл, аның астында заправкалардан килгән пыяла шешәләр. Һәрберсе үз чиратын көтеп өстәл астында тора.
Гадәттә, машина, транспорт, бензин дигәч, ир-атлар күз алдына килә. Ә монда, лабораториядә, бөтен анализларны хатын-кызлар ясый икән. Зур булмаган бүлмәдә алар пробиркаларга бензин салып, тыгызлыгын да үлчи, кабыну температурасын ачыклау өчен ягулык тутырылган махсус җайланмага термометр урнаштырып, шырпы белән ут та төртеп җибәрә.
Шулай, «ТВЗ 3» дип аталган җайланмада лабораториядә эшләүче кыз кабыну температурасын үлчәргә җыенып, шырпы кабызгач, бер журналист: «Хәзер янар инде, әйеме?» - дип сорап куйды. Аңа җавап итеп, хезмәткәр: «Алла сакласын, монда шартлау булганын көтмәгез, яме», - дип шаяртты.
Бу арада икенче бүлмәдә тагын бер хезмәткәр журналистларга интервью бирә иде. Интервью дигәннән, алар бик оялчан да булып чыкты бит әле. Исем-фамилияләрен сорагач та, хезмәткәр дип кенә язарга куштылар.
Үз эшләре турында озак сөйләргә яратмый икән алар. Шулай, тыгызлыкны үлчәгәндә: «Сез хәзер нәрсәләр эшлисез?» - дигән сорауга: «Тыгызлык үлчим, - дип җавап бирделәр, нәрсә белән, ничек үлчәгәннәрен әйтмәскә булдылар.
Бу лаборатория бүлмәсендә мин, күп дигәндә, 15 минут булганымдыр. Шул кыска гына вакыт эчендә башка бензин исе «бәрде», тизрәк саф һавага чыгып, тирән итеп бер сулыш аласы килде. Ә бу ханым һәм туташлар монда бит көненә әллә ничәшәр сәгать эшли, зарланмыйлар да… Бензин исеннән хәлем китеп торганда, хезмәткәр кызлар тиз генә журнал актара, шул журналдан безгә саннар карап әйтәләр. «Лабораториядә ягулыкның тыгызлыгы, кабыну температурасы, фракция составы, кинематик үзлеге, анда сумала, күкертнең никадәр булуы ачыклана. Һәр ягулыкның үз нормалары бар, мәсәлән, бензин өчен тыгызлык 720-780 кг/м3 булса, ә дизель өчен 820-845 кг/м3 булырга тиеш. Әлеге нормалар сакланырга тиеш, чөнки сыйфатсыз ягулык аркасында автомобильдә коррозия процессы башланырга мөмкин», — ди хезмәткәрләрнең берсе.
Айлык барышында берничә «заправка»да сыйфатсыз ягулыклар инде ачыкланган. Тикшерелгән 273 проба арасында 14е нормаларга туры килмәгән. Бу турыда автоягулык станцияләре хуҗаларына хәбәр итәләр. Әгәр дә алар арбитраж тикшерүләре үткәрүдән баш тартса, бу оешмалар турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм массакүләм мәгълүмат чараларына хәбәр итәчәкләр.
Айлык 26 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ел дәвамында якынча 2 мең проба алу планлаштырыла.