Сыйфатсыз ягулык автомобильнең җитди һәм кыйммәтле ремонт таләп итә торган ватылуларына китерергә мөмкин. Бу хакта «Газета.Ru» басмасына автоэксперт Барно Турсунова сөйләгән.
Аның сүзләренчә, иң киң таралган проблемаларның берсе – ягулык фильтрлары һәм форсункалар тыгылу. Бу – машина моторы егәрлеге кимүгә һәм эш вакытында өзеклекләргә китерә. Октан саны түбән булган ягулык куллану двигательдә куркыныч детонация тудыра, ә бу – поршеньнәр төркеменә көчле бәрелеш йөкләнешләре барлыкка килә, дигән сүз.
Турсунова шулай ук цилиндр стеналарында һәм ут кабызу шәмнәрендә корым җыелу проблемасын да билгеләп үтте. Бу күренеш ягулыкның артыграк тотылуына һәм машинаның динамикасының кимүенә китерә. Ягулыктагы су исә ягулык системасы элементларының коррозиясен тудырырга, шулай ук катализатор һәм лямбда-зондның ватылуына сәбәп булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.