news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бензин бәясе өскә сикерде: ни өчен Татарстанда ягулыкка бәяләр кискен артты

news_top
Бензин бәясе өскә сикерде: ни өчен Татарстанда ягулыкка бәяләр кискен артты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кискен үсеш

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, АИ-92 бензинының бәясе 9 сентябрьгә 57,58 сумга күтәрелгән – 1 атна эчендә ул 1,5 сумга арткан. Ә АИ-95 маркалы бензин 1,8 сумга артып, 62,11 сумга җиткән. АИ-98 премиаль бензины бәясенә 10 тиен өстәлгән, хәзер ул 83,48 сум тора. Дизель бәясе 68 тиенгә арткан – литры 68,02 сумга кадәр.

Чагыштыру өчен: 1 атна элек үсеш тыйнаграк иде – ул вакытта АИ-92 бензины 19 тиенгә, АИ-95 маркалысы 18 тиенгә, ә дизель ягулыгы 13 тиенгә кыйммәтләнде.

22-29 сентябрьдә Россия буенча уртача бәяләр үсеше ул кадәр сизелерлек булмаган, әмма ягулыкның гомуми бәясе Татарстандагыга караганда шактый югары булып кала.

Россиядә АИ-92 бензинының 1 литры бәясе 1 атна эчендә 56 тиенгә арткан – 60,61 сумга кадәр, АИ-95 – 46 тиенгә (65,9 сум), АИ-98 – 18 тиенгә (85,51 сум), дизель ягулыгы – 43 тиенгә (72,63 сум).

Россия Энергетика министрлыгында элегрәк хәбәр итүләренчә, ведомство нефть продуктлары базарындагы вазгыятьне күзәтә һәм аны тотрыкландыру өчен чаралар күрә. Бәяләрне контрольдә тоту төбәк хакимиятләре белән берлектә алып барыла.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Биржада ягулыкның кыйммәтләнүе бәяләрне өскә күтәрә»

Ягулыкка бәяләр үсеше барыннан да элек бензинның биржада кыйммәтләнүе белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты һәм милли энергетика иминлеге фонды эксперты Игорь Юшков сөйләде.

Аның сүзләренчә, АИ-95 бензины бәяләрендә рекордлы күрсәткечләр августта ук теркәлгән. Бәйсез автоягулык салу станцияләре ягулыкны нәкъ менә биржа аша сатып ала, шуңа күрә, югары бәядән сатып алгач, алар да бәяләрне арттырырга мәҗбүр.

«Әгәр аларга бәяләрне күтәрүне тыйсаң, ул вакытта станцияләр зыянга эшләячәк һәм гомумән сатуны туктатачак – биржада бензин сатып алмаячаклар һәм аны ваклап сатмаячаклар. Ул вакытта нәкъ менә дефицит күренеше барлыкка киләчәк», – ди Юшков.

Монополиягә каршы федераль хезмәт ваклап сату бәяләре динамикасын күзәтә һәм, әгәр үсешне нигезсез дип санаса, еш кына аларны киметүне таләп итә, дип өстәде ул.

«Сентябрь ахырында ваклап сатуда бензин бәясе инфляциядән югарырак күтәрелде. Инфляция 8 процент тирәсе тәшкил итте, ә бензин 9 процентка кыйммәтләнде. Дизель инфляция дәрәҗәсенә сыешты», – диде эксперт.

Моннан тыш, нефть эшкәртү заводларында ремонт эшләре һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү кирәклеге хәлне катлауландыра. Бу факторлар, Юшков сүзләренчә, бәяләрне өскә күтәрә һәм базарда шау-шу тудыра.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бәяләр төрлелеге 7,5 сумга җитә»

Татарстанда ягулык бәясе нинди челтәрдә сатылуына карап сизелерлек аерыла. Мисал өчен, бәйсез челтәрдә АИ-92 бензинының литры 61,5 сум тора, шул ук вакытта эре компанияләрнең берсенең ягулык салу станцияләрендә – якынча 56 сум. АИ-95 бензины буенча аерма 7,5 сумга җитә. Бу хакта «Татар-информ»га милли энергетика институты генераль директоры урынбасары Александр Фролов хәбәр итте.

Россиядә ваклап сату бәяләре өлешчә көйләнә: эре нефть компанияләре аларны хөкүмәт белән килешү буенча еллык инфляция чикләрендә тотып тора. Бәйсез челтәрләрнең мондый мөмкинлеге юк, һәм күпләп сату бәяләре үскәндә, зыянга эшләмәс өчен, алар да бәяләрне күтәрергә мәҗбүр кала.

«Нефтьчеләрнең ягулык салу станцияләре, сан ягыннан караганда, Россия базарының 30-40 процентын гына алып торса да, мотор ягулыгын сату күләме буенча базарның 60-70 проценты аларга туры килә. Бәйсез сатучыларга нефтьчеләргә яраклашырга туры килә», – дип билгеләде Фролов.

Ул аңлатканча, хәтта эре челтәрләр дә, трафикны саклап калу өчен, еш кына бәяләрне тотып тора: ягулык сатудан табыш еш кына башка товарлар – мәсәлән, кофе сатуга караганда да азрак була. Шуңа күрә алар өчен, бәяне күтәрүдән бигрәк, клиентлар агымын саклап калу мөһим.

«Хәзерге күпләп сату бәяләре белән ягулыкны матди зыян күрмичә сату физик яктан мөмкин түгел. Кайвакыт челтәрләр трафик бераз кимесә дә, югалтуларның бер өлешен генә булса да компенсацияләү юлын сайлый», – диде Фролов.

Аның сүзләренчә, статистика уртача бәяләр үсешен теркәп бара, әмма ул һәрвакытта да базардагы реаль вазгыятьне чагылдырмый: төбәк буенча уртача күрсәткечләр арткан очракта да машина йөртүчеләрнең эре нефть компанияләре ягулык салу станцияләрендә арзанрак ягулык салу мөмкинлеге кала.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ел ахырына бәяләр төшәргә мөмкин

Фролов, Татарстанда уртача бәяләрнең күтәрелүе нәкъ менә эре бәйсез челтәрләрнең үз-үзләрен тотышы белән бәйле, дип аңлатты. Шул ук вакытта нефть эшкәртү заводлары булган компанияләр челтәрләрендә бәяләр республика буенча уртачадан сизелерлек түбәнрәк.

«Һәр сентябрьдә без бер үк нәрсәне күзәтәбез: статистика үсеш теркәсә дә, бу – арзанрак бензин табып булмый, дигән сүз түгел», – дип ассызыклады Фролов.

Эксперт бәяләвенчә, эре компанияләр бәяләр үсешен еллык инфляция чикләрендә тотып калырга тырышачак. Әгәр дә логистика буенча вазгыять начарланмаса, сезонлы ихтыяҗ кимү план буенча барса, ноябрь-декабрьдә үк биржа котировкаларының һәм, нәтиҗә буларак, ягулык салу станцияләрендә бәяләрнең кимүе мөмкин.

«Без моны 2023 һәм 2024 елларда күзәттек. Уртача бәяләр ел ахырына бераз кимергә мөмкин, әмма хәзер үк ягулыкны төбәктәге уртача күрсәткечләрдән арзанракка табарга була», – дип йомгаклады Фролов.

«Чыганак»: «Татар-информ», Елизавета Волкова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар