news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бензин бәясе ни сәбәпле арта һәм кайчан төшәчәк?

Нефтьне ил эчендә сату табышлы түгел.

news_top
Бензин бәясе ни сәбәпле арта һәм кайчан төшәчәк?

Россия финанс министры Антон Силуанов нефть бәясе арту сәбәпле, нефте табучы компанияләргә аны тышкы базарга сату файдалырак дип әйткән. Ил эчендә сату табышлы түгел. Шуңа күрә Россиядә ягулыкка бәя арту күзәтелә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

21 майда Россиядә бензин бәясе 42 сумнан артты. 

26 майга кайсыбер ягулык салу станцияләрендә 95 нче бензин 43 сум 9 тиен иде.

Бу хәлне көйләү өчен, хакимият чаралар күрә. Вице-премьер Дмитрий Козак хәбәр иткәнчә, дизель ягулыгына акцизларны киметү турында карар кабул ителгән. Дизель ягулыгы өчен ул 2000 сумга, бензин өчен 3000 сумга кимегән.

Бензин бәясе кимү 1 июльдән дә калмаячак, диелгән РИА Новости хәбәрендә.

Brent маркалы нефть бәясе 1 баррель өчен 77 доллар булып алды. Бүген ул 75 долларга төште.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар