news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бенгаль утларын ничек сайларга һәм дөрес кулланырга?

news_top
Бенгаль утларын ничек сайларга һәм дөрес кулланырга?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бенгаль утлары – күпләрнең Яңа елда яраткан күңел ачу төре. Әмма, бенгаль утлары Яңа ел бәйрәмнәре символы гына түгел, ә җитди проблемалар чыганагы да: кулларны пешерергә, мебельне бозарга һәм, хәтта, фатирда янгын да чыгарга мөмкин. Бенгаль утларын ничек сайларга һәм дөрес кулланырга икәнен РЕН ТВ сайты яза.

Бенгаль утларының тышкы кыяфәте

Иң яхшысы – 20-25 см озынлыктагы шәмнәр сайлау, Алар озак очкынланып янмый, әмма бу – иминлек ягыннан уңай булып санала.

Бенгаль утларының бөтенесен дә бина эчендә кулланырга ярамый. Өйдәге бәйрәм өчен иң кыска – 150-200 мм таяклар сайларга кирәк. Алардан төтен һәм көек исе аз чыга. Шушы ук сәбәп буенча, яна торган өлеше бик тыгыз булган бенгаль шәмнәрен сайламау хәерле.

Юан таякчыкларда бик нык төтенли торган өстәмәләр була. Бу – куркыныч.

Пиротехник составы

Пиротехник состав тигез ягылган булырга тиеш, ярылган, кителгән урыннары булмасын. Алар булган очракта бенгаль утларын бөтенләй кулланмаска кирәк. Юкса, яна торган өлеше коела башларга, ә кызган вак кисәкчекләр киемегезгә, тирегә һәм башка әйберләргә эләгергә мөмкин.

Тышлыгы

Урамда яки складта озак ятып дымланган кечкенә генә бенгаль уты да бәйрәмне бозарга мөмкин. Шуңа күрә тышлыгына игътибар итәргә кирәк. Ул бозылмаган һәм коры булырга тиеш.

Кәгазь тышлыктагы бенгаль утлары юешләнгән икән, алар янып китмәячәк.

Яраклылык вакыты

Бенгаль утлары сатып алганда һичшиксез аларның яраклылык вакытына игътибар итегез. Ул 2 елдан да артмаска тиеш.

Бенгаль утлары кулланганда иминлек кагыйдәләре

Беренче чиратта, пиротехниканы бары тик махсуслаштырылган кибетләрдә яки сертификатлы продукция сата торган башка сәүдә нокталарында гына алырга кирәк.

Бенгаль утларының янгын чыгару куркынычы бар, шуңа күрә аларны урамда кулланырга киңәш ителә. Төсле бенгаль утлары, янганда, зарарлы окисьләр бүлеп чыгара, шуңа да аларны бары тик ачык һавада гына кулланырга яки инде бүлмәне шундук җилләтергә кирәк.

Бенгаль утын яндырып җибәргәндә аны һич кенә дә вертикаль итеп тотарга ярамый: очкыннары таралып, кулыгызга тияргә һәм пешерергә мөмкин. Аларны җиргә таба бераз авыштырып тоту дөрес.

Фитилен яндырган вакытта пиротехник эшләнмәгә таба иелергә ярамый.

Бозылган һәм яраклылык вакытта чыккан эшләнмәләрне кулланырга ярамый.

Пиротехник эшләнмәләрне җылылык приборлары һәм ачык ут чыганаклары янында сакларга ярамый.

Пиротехник эшләнмәләрне учакта араларга һәм яндырып җибәрергә ярамый.

Пиротехник эшләнмәләрне кешеләргә һәм хайваннарга төбәргә ярамый.

Балалар зурлар каравыннан башка пиротехник эшләнмәләр кулланырга тиеш түгел.

Исерек килеш пиротехник эшләнмәләр кулланырга, алар янында тәмәке тартырга ярамый.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 101, 112 телефоннарына шалтыратыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар