news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Беляев: Түбән Камада һәлак булучыларның гаиләсенә, зыян күрүчеләргә түләү икеләтә арта

news_top

Түбән Камага һөҗүм вакытында һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә икеләтә финанс ярдәм күрсәтеләчәк. Республика компенсацияләренә предприятиеләр һәм муниципалитет түләүләре өстәләчәк, дип хәбәр итте шәһәр мэры Радмир Беляев МАХтагы рәсми каналында.

«Һәлак булучыларның гаиләләренә предприятиеләр икешәр млн сум түли. Зыян күрүчеләргә сәламәтлеккә авыр яки уртача дәрәҗәдәге зыян килгән очракта – 600 мең сум, җиңел зыян килгәндә 300 мең сум түләнәчәк», – дип язды Беляев.

Һәлак булган кызның әнисе эшләгән предприятие дә гаиләгә өстәмә ярдәм күрсәтәчәк – 2 млн сум. Моннан тыш, гаилә өчен муниципалитет бюджетыннан 1 млн сум бүлеп бирелгән, дип яза «Татар-информ».

«Предприятие җитәкчеләренә һәм гаиләләргә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәт. Бу авыр кайгыны без бары тик бергәләп кенә кичерә алабыз», – дип өстәде мэр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар