Түбән Кама мэры Радмир Беляев дошманның шәһәргә һөҗүме нәтиҗәләрен шәрехләде. Ул БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр санын әйтте. Аның мәгълүматлары буенча, пилотсыз очкычларның берсе агачка эләккән, шуның аркасында аның янында торган автомобиль зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Машинада дүрт егет булган. Икесе һәлак була. Тагын икесе авыр хәлдә хастаханәдә ята. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Бу бөтен Түбән Кама өчен зур фаҗига», – дип язган Беляев МАКС каналында.
Тагын бер һөҗүм торак йортка туры килгән.
«Кызганыч, һөҗүмгә өйләрендә йоклап яткан тыныч халык эләкте. Торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә 4 зыян күрүче бар. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә», – дип өстәде ул.
Беляев шулай ук дошман һөҗүме нәтиҗәсендә предприятиеләрнең берсендә янгын чыгуы турында хәбәр итте. Хәзер аны бетерәләр, җитештерү процессы туктатылмаган.