news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Белоруссиянең беренче җитәкчесе үлде

news_top
Белоруссиянең беренче җитәкчесе үлде
"Татар-информ" архивы

4 майда бәйсез Белоруссиянең беренче җитәкчесе Станислав Шушкевич вафат булды. Республиканың Югары советының элеккеге рәисе Минскта 87 яшендә үлгән. Бу турыда сәясәтченең хатыны "Еврорадио" станциясенә әйткән.

Шушкевич сәяси карьерасын 1989 елда башлый. Ул Беловежская пущада СССРны таркату һәм БДБ оештыру турында килешүгә кул куйган кеше.

1994 елда Шушкевич Белоруссиянең беренче президентын сайлауда катнаша. Тик аны Александр Лукашенко җиңә, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар