Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белоруссиядә оппозицион Nexta каналы блогеры Роман Протасевич кулга алынган

Блогерга үлем җәзасы яный, дип саный оппозиция.

news_top_970_100
Белоруссиядә оппозицион Nexta каналы блогеры Роман Протасевич кулга алынган

«Беларусь головного мозга» телеграм каналын алып барган, Nexta каналына нигез салган блогер Роман Протасевич Минск аэропортында кулга алынган дип хәбәр итә Белоруссия эчке эшләр министрлыгы.

Бу ике канал да Белоруссиядә экстремистик дип табылган. Протасевич терроризмга катнашы бар дип табылган һәм эчке эшләр министрлыгы тарафыннан эзләнүгә бирелгән кеше.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Роман Протасевич Ирландиянең Ryanair авиакомпаниясе самолетында Грециядән Литвага очкан булган. Белоруссия территориясе өстеннән очып барганда самолетта мина булуы хакында хәбәр ителә. Күккә Белоруссия хәрби һава көчләренең истребителе дә күтәрелә. Пассажир самолеты Минск аэропортына төшеп утыра. Мина табылмый, пассажирларны документларны тикшерүгә җибәрәләр, Роман Протасевич аэропортта кулга алына.

Белоруссия президенты Александр Лукашенко пассажир самолетын аэропортка төшерергә дигән карарны шәхсән үзе биргән. Самолет инде Белоруссия чиген узып киткән була, әмма ул аны кире борырга һәм аэропортка төшереп утырырга дип фәрман бирә, чөнки бу ситуациядә «иң мөһиме кешеләрнең куркынычсызлыгы һәм гомере», дип хәбәр итә БЕЛТА дәүләт агентлыгы.

Роман Протасевич Литвада яшәгән булган, Афинадан ялдан кайткан булган. Ул үзен эзләгәннәрен белгән, кая барасын яшерергә тырышкан. Аэропортта чакта ук үз артыннан кемнеңдер күзәтүен сизенгән — пассажирлар арасында бер кеше аның паспортын фотога төшермәкче булган.

Белоруссия тикшерү комитеты НЕХТА телеграм каналын илдә узган сайлаулардан соң тәртипсезлекләр оештыруда гаепли. Ул массакүләм тәртипсезләр оештыруда, аерым социаль төркемнәргә карата нәфрәт уятуда гаепләнә. РИА Новости фаразынча, аңа 15 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. Александр Лукашенконың сайлаудагы төп көндәше Светлана Тихановская фикеренчә, блогерга үлем җәзасы бирелергә мөмкин.

Белоруссиядә узган сайлаулардан соң 1994 елдан бирле ил белән идарә иткән Александр Лукашенко җиңүче дип табылды. Оппозиция сайлау нәтиҗәләре белән риза булмавын белдерде. Нәтиҗәләр белән риза булмаучылар урамнарга чыкты. Nexta телеграм каналы, чит илдән — Польшадан эшләп, халыкны урамнарга чыгарга чакырды һәм ризасызлык акцияләрен координацияләде. Бу акцияләр якынча ярты ел дәвам итте. Белоруссия каналны алып баручыларны, шул исәптән Роман Протасевичны кулга алуны таләп итеп Польшага да мөрәҗәгать иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100