Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белоруссиядә авариядә Россиядән килгән 41 турист имгәнгән, алтысы авыр хәлдә

Экскурсия автобусына җиңел машина килеп бәрелгән.

news_top_970_100
Белоруссиядә авариядә Россиядән килгән 41 турист имгәнгән, алтысы авыр хәлдә
https://mvd.gov.by/ru

Белоруссиядә туристлар утырган автобус авариягә очраган. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, авариядә 41 кеше имгәнгән, алты кеше авыр хәлдә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

18 кешенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

"Якынча белешмә буенча, 41 пассажир имгәнгән, барысы да Россия гражданнары. Алты кеше авыр хәлдә, 18 кеше уртача авырлыкта, калганнарының хәле җиңелчә авырлыкта", диелә министрлык хәбәрендә.

Белоруссия Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, авария 3 гыйнварда Витебск өлкәсендә була. Renault машинасы алдагы транспорты узарга маташа, каршы як полосага чыга һәм экскурсия автобусына бәрелә.

Ведомство белешмәсе буенча, автобуста 42 кеше була. Туристлар Россиядән экскурсиягә килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100