Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белоруссия күген ябу Татарстанга тәэсир итәрме?

Минскида оппозицион Nexta Telegram-каналына нигез салучы Роман Протасевич утырган самолетны аэропортка төшерү сәбәпле, көнбатыш дәүләтләре Белоруссиягә җәза вариантларын тәкъдим иттеләр. Минск күге ябылу, санкцияләр татарстанлыларга да кагылырмы? Sntat журналисты Екатерина Аблаева шуларны ачыклады.

news_top_970_100
Белоруссия күген ябу Татарстанга тәэсир итәрме?
wikipedia.org

Евросоюзда Белоруссия һәм «Белавиа» компаниясе өчен санкцияләр таләп итәләр.

Минскида Ирландия авиакомпаниясенең Ryanair самолеты Афинадан Вильнюска очканда Белоруссия күге аша үтә. Очкычка мина куелган дигән хәбәр килеп ирешү сәбәпле, ул ашыгыч рәвештә Минскига төшеп утыра. Очкычны җиргә төшерү өчен Белоруссия хәрби һава көчләренең МиГ-29 истребителе күтәрелә. Минскига төшерү турында боерыкны президент Александр Лукашенко бирә.

Әлеге самолет белән оппозицион Nexta Telegram-каналына нигез салучы Роман Протасевич очкан. Бу канал Белоруссиядә экстремистик һәм террорчылык эшчәнлек алып бара дип табылган иде. Протасевичны һәм аның очрашып йөргән кызын тоткарлыйлар, калган пассажирлар очышны җиде сәгатьтән соң дәвам итә.

Евросоюз вәкилләре бу хәлне басып ясап эшләнү һәм дәүләт терроризмы дип атый. Белоруссия хакимияте Европа илләрен «пассажирларның һәм экипажның иминлеген куркыныч астына куюда» гаепли.

Латвия тикшерү комитеты мина кую куркынычы турындагы эшне тикшерә башлады, Евросоюз исә халыкара тикшерүне башлап җибәргән. Европа илләре Белоруссия өстеннән очышларны тыярга, ә Минскига Интерпол кулланырга чакырды. Америкада Белоруссиягә очышларны чикләргә тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, «Белавиа»га Европа аэропортларына керү мөмкинлеге тыелды. Белоруссия аша Евросоюз илләренә җир өсте юллары буйлап та транзитны туктатырга тәкъдим ителде.

Нинди санкцияләр чыннан да кертелә ала?

Мантыйк ягыннан бер әйберне генә көтеп була — Белоруссиянең һава киңлеген ким дигәндә Европа авиакомпанияләре тарафыннан куллануны чикләү, дип уйлый «Петербург сәясәте» фонды президенты Михаил Виноградов. Санкцияләр россиялеләр өчен ниндидер нәтиҗәләр китерәчәкме дигән сорауга сәясәт белгече моны зурайтып карарга кирәкми дип җавап бирде.

Сәясәтче «Аэрофлот»ка республика аша Европа шәһәрләренә очуны тыя алуларына ышанып бетми. Өстәвенә, Европага керү өчен чикләүләр аркасында хәзер пассажирлар агымы зур түгел, һәм Минск илләрне тоташтыруның бердәнбер пункты түгел. Рига бар, Истанбулны ачарга мөмкиннәр, дип мисал китерде Виноградов.

 «Бу зур сәүдә. Һәм тагы бер сорау бар — Лукашенко ни дәрәҗәдә сату-алуга барырга әзер? Көнбатышның Лукашенконы үз ягына авыштыру идеясе хәзер үзенең популярлыгын югалтты, ләкин шуңа да карамастан, бу идея кайбер „сәяси уенчылар“ телендә яшәвен дәвам итә», — дип саный «Минченко консалтинг» холдингы президенты Евгений Минченко. 

Нәрсә җиңәчәк: идеологияме, акчамы? 

Кайбер авиакомпанияләр очу маршрутларын инде үзгәртә башлады, Белоруссияне урап узалар.

— Безнең аша транзит очачакмы? Идеологик әйберләрдән тыш, акча ягы да бар. Әгәр дә компания Польша киңлеге аша әйләнеп йөрү мең, ике, биш мең долларны югалтуга китерәчәген аңласа… Кайвакыт акча бөтенләй башка роль дә уйнарга мөмкин.

Хәтта Европа компанияләре очышларны япса да, Минск белән очышларны япсыннар өчен Төркиягә, Мисырга нинди басым булырга тиешлеген күзалламыйм. Россиялеләр өчен хәзер безнең башкала аша юнәлеш — популяр, башка вариантлар күп түгел, — дип хәбәр итте Белоруссия турбизнесы вәкиле Евгений Апанасевич.

Татарстанлыларга чикләүләр кагылыр микән?

Белоруссиягә каршы кертелергә мөмкин булган санкцияләр татарстанлыларга глобаль дәрәҗәдә кагылмас, дип ышана «Салават City Center» туркомпаниясенең сату буенча директоры Рөстәм Тәрҗеманов. 

— Белоруссия аша очучы кешеләр алай күп түгел. Теге яки бу сәбәпләр буенча читкә чыга алмаган гражданнар (мәсәлән, суд буенча аларның чит илгә чыгуга чикләүләре булу белән бәйле рәвештә) зыян күрәчәк. Гражданнарның мондый категориясе, РФ паспорты буенча очып китәргә мөмкин булганга, Белоруссия аша очу мөмкинлеген файдаланган, ә аннан — чит ил паспортын кулланалар. Моннан тыш, хәзер Төркия белән авиаэлемтәләрне чикләү аркасында, безнең гражданнар Истанбулга, Анталиягә Минск аша оча, ләкин агым бик зур түгел, Казаннан рейслар бер тапкыр гына, — диде турагент.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100