Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белоруссия БРИКСка керә, Лукашенко тагын бер срокка президент булырга җыена

news_top_970_100
Белоруссия БРИКСка керә, Лукашенко тагын бер срокка президент булырга җыена

Белоруссия БРИКСта партнер дәүләт булды. Бу хакта ил Президенты Александр Лукашенко әйтте.

«Без партнерлар булдык – бу әлеге клубка керер алдыннан мәҗбүри адым», – дип яза Лукашенко сүзләрен Белоруссиянең БЕЛТА агентлыгы.

Белоруссиянең гамәлдәге Президенты Александр Лукашенко 2025 елның гыйнварында президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген дә әйтте. Бу хакта «Россия-1» телеканалы алып баручысы Ольга Скабеева хәбәр итте.

  • Белоруссия Республикасы Президентын сайлаулар 2025 елның 26 гыйнварына билгеләнгән.

«Әйе, Оля, мин президент сайлауларына барам. Әгәр алар (халык – редакция искәрмәсе) мин барырга тиеш (сайлауларга – редакция искәрмәсе) дип хәл итә икән, мин барам... Әгәр халык, башка кеше булырга тиеш, дип хәл итсә, мин ихлас әйтәм – ризалашачакмын. Мин президент булып күпме эшлим инде... Әгәр мине сайламасалар – үземнең беренче президент булганым белән канәгать булырмын», – дигән Лукашенко («РИА Новости» цитатасы).

Белоруссия президентын сайлау 26 гыйнварга тәгаенләнде һәм Александр Лукашенконың белдерүе шул ук көнне булды. Александр Лукашенко хакимияттә 1994 елдан бирле. Хәзер аның 6нчы срогы азагына якынлаша. Соңгы сайлау 2020 елда узган иде, Лукашенко беренче турда 80 процент тавыш җыйды, илдә берничә ай протест акцияләре узды. 2024 елда Лукашенко тагын бер срокка барырга теләве турында белдерде. Август аенда ул илдә яңа президент булуга әзер торырга ияләшергә чакырган иде. Ул үзенең бу белдерүен «төрле хәл булырга мөмкин» дип аңлатты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100