Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белорет районында яшәүче хатынны ире тереләй яндырып үтергән

Ир хатынын кыйнаган, аннары бензин сибеп ут төрткән. Табиблар ярдәм итсә дә, кызганычка каршы, тәне пешкән хатын хастаханәдә вафат булган.

news_top_970_100
Белорет районында яшәүче хатынны ире тереләй яндырып үтергән
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Белорет районында яшәүче 63 яшьлек ир-атка карата «аеруча вәхши ысул белән үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ул хатынын тереләй яндырып үтерергә маташкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 22 мартта ир белән хатын талаша. 63 яшьлек ир-ат 63 яшьлек хатынын кыйный. Хатын ире кыйнау турында туганнарына хәбәр итәргә өлгерә, тик үзе чыгып кача алмый.

«Берничә тапкыр сукканнан соң, ир хатынына бензин сибә һәм ут төртә. Урынга килеп җиткән туганнары полиция чакыра. Хокук саклаучылар һәм коткаручылар ишекне ватып ачып кереп, хатынны коткаралар. Аның тәненең 80 проценты пешкән. Хатынны хастаханәгә салганнар. Ләкин табиблар ярдәм итүгә карамастан, шул ук көнне кичке якта хатын вафат була. Ир үзе исә яну продуктлары белән агуланган һәм аңын югалткан», — дип аңлатканнар ведомствода.

Ирне сак астына алганнар. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100