Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белорет районында сыерга ярдәм итәргә маташкан кешеләр үзләре дә бәлагә тарыган

Коткаручылар елга уртасындагы утрауда калган кешеләрне катамаранга утыртып, сыерны мөгезләреннән бәйләп тартып чыгарган.

news_top_970_100
Белорет районында сыерга ярдәм итәргә маташкан кешеләр үзләре дә бәлагә тарыган
https://gkchs.bashkortostan.ru

25 апрельдә Башкортстанның Белорет районындагы Сермән авылында ике ир-ат сыерга ярдәм итәргә маташкан. Шул чакта алар үзләре дә бәлагә тарыган. Бу турыда Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Елга эчендәге утраучыкка бер сыер барып кергән. Хайванны ачлыктан үтермәс өчен, ике ир-ат көймәгә утырып, елга аша утрауга бара. Шул чакта аларның көймәсе йөзеп китә.

«Ир-атлар сыерны ашатырга җыена. Алар көймәгә утырып, хайван янына бара. Тик бу урында агым бик көчле булу сәбәпле, көймә агып китә. Ир-атлар ярдәм сорап экстрен хезмәтләргә мөрәҗәгать итә. Коткаручылар катамаран ярдәмендә бу кешеләрне эвакуацияли. Сыерны мөгезләреннән эләктереп, судан тартып чыгаралар», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100