news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сак булыгыз!» Ике авылда сыерларны аюлар ботарлап ташлаган

news_top

Башкортстандагы ике авылда сыер үләксәләре табылган. Ике сыерда тирән яралар була. Бу турыда «Башинформ» яза.

Белорет районының Сермән авылы башлыгы Аетбай Әюпов кешеләрне кисәтү кирәк дип тапкан. 28 августта ул «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә авыл кешеләренә мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренчә, терлекләргә аюлар һөҗүм иткән.

«Аюлар Хөсәен авылында һәм Отнурок авылы тирәсендә сыерларга һөҗүм иткән. Сак булыгыз», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар