news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Белорет районында биш балалы гаиләнең йорты янып беткән

news_top
Белорет районында биш балалы гаиләнең йорты янып беткән
https://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Белорет районындагы Исмакай авылында биш балалы гаилә яши торган йорт янып беткән. Салават Юлаев урамында шәхси йорттагы янгын турында «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белешмәсе буенча, биредә бүрәнәдән төзелгән ике бина янган. Һәлак булучы һәм имгәнүче кешеләр юк.

Янгын чыкканда, өйдә бер кеше дә булмый. Ялкынны күршеләре күреп алып, экстрен хезмәтләргә хәбәр итә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар