news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Белое солнце пустыни» фильмында Абдулла ролен башкарган артист вафат булган

Кахи Кавсадзе коронавирус белән авырган.

news_top
«Белое солнце пустыни» фильмында Абдулла ролен башкарган артист вафат булган

Грузия артисты, театр һәм кинода уйнаучы танылган актер, «Белое солнце пустыни» фильмында Абдулла ролен уйнаган Кахи Кавсадзе 85 яшендә вафат булган. Бу турыда «Рустави 2» телеканалы хәбәр итте.

Былтыр ноябрьдә ул коронавирус белән чирли. Февраль уртасында ул ике яклы пневмония белән авырый һәм аны хастаханәгә салалар.

Кахи Кавсадзе музыкантлар гаиләсендә туган. Ул Шота Руставели исемендәге Тбилиси театр институтын тәмамлаган.

Сиксәннән артык кинода төшкән. Аның Дон Кихот һәм «Белое солнце пустыни» киносында Абдулла ролендәге сүзләре канатла сүзтезмәләргә әверелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар