news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Белми дисеңме әллә?» Кияү егете хыянәтче кәләшен туйда кызык иткән

Кәләш үзенең йөкле сеңлесенең ире белән сөяркәләр булган.

news_top
«Белми дисеңме әллә?» Кияү егете хыянәтче кәләшен туйда кызык иткән
https://pixabay.com/

Кытайда бер егет кәләшеннән үч алган. Хыянәтче кәләшне кияү егете туйда мыскыл иткән. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Егет булачак хатынының хыянәте турында күптән шикләнеп йөри. Ул өйдә яшертен генә күзәтү камерасы куя.

Туй тантанасы вакытында кияү шушы видеоны кунакларга күрсәтә башлый. Биредә кәләш үз сеңлесенең ире белән гыйшык уйный. Сеңлесе алтынчы ай йөкле икән.

«Белми дип уйлаган идеңме?» — дип сорый кияү. Кәләш аның йөзенә чәчәк бәйләмен атып бәрә һәм чыгып кача.

Ролик челтәрдә таралган. Аны караган кешеләр ике төркемгә бүленә. Кемдер бу вакыйгага ышанса, башкалары видеокушымта рекламасы дип уйлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар