Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белград мәктәбендәге атышта сакчы һәм 8 укучы һәлак булган

news_top_970_100
Белград мәктәбендәге атышта сакчы һәм 8 укучы һәлак булган

3 майда, Белград шәһәре үзәгендә 14 яшьлек үсмер мәктәпкә һөҗүм иткән. Якынча мәгълүматлар буенча, 9 кеше һәлак булган, тагын 7 кеше яраланган. Бу хакта Сербиянең Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Иртән Врачар районындагы «Владислав Рибникар» мәктәбендәге атышта 8 бала һәм сакчы һәлак булды, 6 бала һәм укытучы яраланды, алар «ашыгыч ярдәм» үзәгенә һәм балалар хастаханәсенә җибәрелде», – диелә Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Мәктәпкә һөҗүм турында нәрсәләр билгеле?

Сербиянең «Вечерние новости» басмасы мәгълүматлары буенча, Костя К. исемле яшүсмер мәктәпкә 2 пистолет алып килгән, аларның берсе – Сербиядә җитештерелгән «самозарядный» CZ-99 пистолеты. Корал малайның әтисенеке булган.

Ул җирле вакыт буенча 08:40 сәгатьтә мәктәпкә һөҗүм иткән.

«Танюг» агентлыгы мәгълүматларына караганда, фаҗига дәресләр башлангач булган. 7нче сыйныф укучысы Костя К. җирле вакыт буенча 8:40 (беренче дәрестән соң) сәгать тирәсендә тарих дәресе барган класска килеп керә һәм ата башлый. 7 кыз һәм 1 малай, шулай ук мәктәп сакчысы һәлак булган. Малай мәктәпкә әтисенең пистолетын алып килгән һәм шуннан аткан. Фаҗигане булдырмый калырга тырышкан сакчы алган яраларыннан вафат булган. Коридорда булган 8 укучы һәлак, тагын 6 бала һәм тарих укытучысы яраланган. Табиблар сүзләренә караганда, яраланган 2 бала һәм укытучы авыр хәлдә. Башы яраланган кызга ясалган операция уңышлы уза, тик шулай да ул әле дә реанимациядә ята. Тагын бер малайның муены яраланган, ә пуля укытучының эченә эләккән. Зыян күргән калган кешеләрнең гомеренә куркыныч янамый.

Һөҗүм иткән малайны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Сербия Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, атыш булган мәктәпкә барлык патрульләр дә җибәрелгән. «Полиция кичекмәстән фаҗига урынына килеп җитте һәм шикләнелгән яшүсмерне – 7нче сыйныф укучысын тоткарлады», – диелә ведомство хәбәрендә.

Класста үзенең рюкзагын (соңрак полицейскийлар рюкзакта өч «Молотов коктейле» таба) ташлап калдырып, Костя К. качарга омтыла. Ләкин аны мәктәп ишегалдында табалар һәм кулга алалар. Ул бер каршылыксыз бирелә.

Кулга алынган яшүсмер турында нәрсә билгеле?

Җирле матбугат чаралары мәгълүматына караганда, укучы тарих фәненнән «берле» алганнан соң, сыйныфташларына аткан. Шуның аркасында аның тарих укытучысы белән конфликт булган, дигән фараз да бар. Ә үзе «психопат» булган өчен кешеләрне атуын белдергән, дип яза Сербиянең «Курьер» газетасы. Ул наркотиклар тәэсирендә һөҗүм башлаган, дип фаразлыйлар. Расланмаган мәгълүматлар буенча, ул – үрнәк укучы, Белградтагы табибларның улы. «Вечерне новости» басмасы мәгълүматлары буенча, ул – илдә билгеле булган рентгенолог Владимир Кецмановичның улы.

Сербия хакимияте өч көнлек (5 майдан 7 майга кадәр) матәм игълан итте.

«Вечерние новости» газетасы мәгълүматлары буенча, малайга 13 яшь, шулай булгач, аны Җинаять кодексы буенча хөкем итә алмыйлар. Кодекс буенча Сербиядә 14 яше тулганнарны гына җинаять җаваплылыгына тартып була.

Яшүсмернең атыш оештыру мотивлары әйтелми. Прокуратура карары буенча, яшүсмернең алкоголь, наркотиклар яки башка матдәләр куллану-кулланмавын ачыклау өчен, табиблар аның канын тикшерә. Яшүсмер һәм аның яшьтәшләре арасында олыларга билгеле булган бердәнбер конфликт моннан 2 ел элек була, әмма малай психологка йөргән булган.

7нче сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм итүгә ныклап әзерләнгән: пистолетлар һәм «Молотов коктейле» алып килгән, үзе өчен эш планы төзегән.

Белградның полиция җитәкчесе Веселин Милич белдергәнчә, хәзерге вакытка билгеле булган мәгълүматлар буенча, укучы бу атышны планлаштырган булган. Аның сүзләренчә, яшүсмер өеннән әтисенең 2 пистолетын һәм хәтта ул әзерләгән «Молотов коктейльләрен» дә алып килгән. Моннан тыш, яшүсмер максатларын алдан ук билгеләп куйган. Бу турыда әйткәндә, Милич һөҗүм иткән малайда табылган кәгазьләрне дә күрсәткән. Бу кәгазьләрдә җентекле план язылган була.

«Эскиз компьютер уеннарындагы яки куркыныч фильмнардагы әйберләргә охшаган», – дип өстәде ул.

Мәгариф министры Бранко Ружич бу хәлне, Сербиядә һәм яңа мәгариф тарихында булган иң зур фаҗига, дип атады.

«Хакимият өч көнлек матәм көне игълан итте. Матәм 5 майда башлана һәм 7 майда төгәлләнә. Иртәгәдән башлап, дәресләр 1 минут тынлыктан башланачак», – диде ул.

Бу – интернетның һәм видеоуеннарның зыянлы йогынтысы, дип саный Ружич.

Шул ук вакытта мәгариф министры фаҗигагә укучы һәм башка яшүсмерләр арасындагы конфликт этәргеч булу ихтималына аңлатма бирүдән баш тарткан.

Криминологик һәм социологик тикшеренүләр институты директоры Ивана Стеванович, бу – Сербия мәктәпләрендә булачак атышның соңгы очрагы түгел, дип фаразлый. Ул Америкада булган күпсанлы шундый фаҗигаләр турында искә алды. Алар турында матбугатта даими хәбәр итеп торалар, һәм бу – яшүсмерләрнең аңына тәэсир итә, дип саный ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100